Икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туеннан репортаж: Омск татарлары – милли хисле халык
Ерак Себер якларындагы Омск шәһәрендә бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туе шаулап-гөрләп узып та китте. Себердә яшәүче милләттәшләребезгә әлеге Сабантуйны ТР Яшел Үзән районы үткәрергә ярдәм итте. Татар халкының матур бәйрәмендә журналистыбыз Юлай Низаев та булып кайтты.