Җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит киткәннәр рухына дога кылдылар
Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин бүген җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит булганнарга багышлап дога кылынганын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.