Артистлардан сораштыру: ир-ат белән хатын-кыз дус була аламы?
Ир-ат белән хатын-кыз дус кына булып кала аламы, дигән сорау һәр кешедә бәхәс уята. Шулай да, аңа төгәл җавап юк. Ә сезнеңчә, дуслык була аламы соң? «Татар-информ» хәбәрчесе дус була алганнар белән аралашты һәм ир белән хатын-кыз арасында дуслык юк, диючеләрнең тәнкыйди фикерләрен тыңлады.