Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәэминә Биктимерова: «Җанисәп өчен конгрессны сүгәләр. Башкалар нишләде соң?»

«Интертат» хәбәрчесе 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерованың фикерләрен белеште.

news_top_970_100
Тәэминә Биктимерова: «Җанисәп өчен конгрессны сүгәләр. Башкалар нишләде соң?»
Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимирова 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча үзенең уй-фикерләре белән бүлеште. Галимә иң алдан 2010 елгы җанисәпне искә алды:

Чиләбе өлкәсенә эләктек. Анда элек уран чыгарган шәһәргә бардык. Шунда арба тартып, бичара татарлар эшләгән. Ул шәһәрдә кеше исемнәрен дә алмаганнар, исәпләмәгәннәр. Чиләбенең теге ягындагы татарларны кем җыйган?! Җыймадылар ич аны. Менә шундый формаль караш. Мин ул вакытта бик каты сүгенеп, шундый була икән ул җанисәп, дип кайткан идем.

Үзем шушында Казанда яшим. Җанисәпне алучы килеп керде, татар хатыны. Мин моңа үзем турындагы мәгълүматларны әйтә башладым. «Татарча сөйләшә» дип язмаганнар. Тагын башка нәрсәләрне күреп, мин моңа кисәтү ясый башлаган идем, ошатмады.

Биектауның Усад дигән авылында минем дустым яши. Җанисәпне алучылар килми, дип бер шалтыратты миңа, икенче шалтыратты. Шуннан соң мин Конгресска шалтыраттым. «Нишләп шушы борын төбендәге авылга да җанисәпне алучылар керми?» – дип. Алар оештырып җибәрделәр.

Нишләделәр безнең татар халкының саны күбрәк булсын өчен? Ярар, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев барды, йөрде. Концерт та куйдылар, төрле чаралар да үткәрелде, очрашулар да булды. Үзе генә түгел, берничә төркем оештырып, хезмәткәрләре дә йөрде. Рәхмәт. Марат Готович та бик каты тырышкан булып күрсәтте. Ә башкалар нишләде соң?  Тоталар да Конгрессны сүгәләр хәзер. Нишләп алар бердәм булып эшләмәгәннәр!? Кайда сүгүчеләрнең эшләгән эшләре?

Эшләсеннәр иде. Түр башында утырганнар, хакимияттә утыручылар да бергә эшләргә тиешләр иде. Югалтуны бер Конгресска гына да сылтап калдырып булмый. Бөтен милләт өчен кирәк икән бу эш, иҗтимагый оешмалар гына түгел, «түрдә» утырганнар да, бөтенесе дә катнашырга тиеш иде. Энҗе бөртекләре кебек, берәмтекләп җыярга кирәк иде татарларны. Йөрәгендә татар җаны булса, хәленнән килгәнне эшләргә тиеш иде кеше.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Милли университетны гына булса да саклап калырга була иде»

КАИда эшләгәннән соң, Конгресска күчтем. Тырыша торгач, «Ак калфак» оешмасын оештырып җибәрдек, татар балалар бакчалары ачтык. Һәрбер районда булсын дип тырыштык. 10нчы микрорайонда ачылган балалар бакчасына, андагы тәртипкә кызыгып, рус балалары да тула башлады.

Шуннан Милли университет ачтык, анда татар халкы тарихын татарча укыта башладым. Татарстан тарихы түгел, ә нәкъ менә татар халкы тарихы! Алар бит – Милли университет ачарга каршы булган кешеләр. Петропавловский собор янындагы гимназиядә безгә урын бирделәр. Казанда Милли университет ачылганны ишетеп, Пакыстаннан хәтле 6 студент килгән иде. Ул татар җанлы балаларны шулхәтле рәхәтләнеп укытып чыга идем. Лекция укыйм да, шатлыгымнан, куанычымнан чыгып елыйм. Рәхәтләнеп, үз ана телемдә, үз тарихымны укытам бит.

Шуннан гуманитар институтны да, безнең оешкан Милли университетны да яптылар. Нишләп ул татар балалар бакчаларын, педагогия институтындагы татар факультетын саклап калмаска иде?! 

Уфага баргач, «Башкорт дәүләт педагогия институты» дигән язуны күрдем. Ә бездә «Татар дәүләт педагогия институты» булдымы? Булмады. Университетта да татар факультеты бетте. Тагын нәрсә калды безнең татарларны арттыра торган?! Йөрәк елый бит, чыдап булмый... Татарның бөтен нәрсәсе беткәч, ничек итеп татар үстерәбез соң инде без?

Җитәкче оешмалар безгә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә тиешләр иде бит инде. Аларның бөтенесенә башка нәрсә кирәк иде шул. Шул вакытта без ирешкәннәрне ни өчен бетерделәр алар?! Татарча дәреслекләр дә бар иде, сызма геометриясе дә, башкасы да. Илгә мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләребез юк идеме безнең? Бар иде. Милли университетны гына булса да саклап калырга була иде. Югалттык бит, югалттык... Анда нинди генә олуг шәхесләр, татарны күтәрергә тырышкан галимнәр эшләмәде!

«Ак калфак» оешмасы барлыкка килгәч, мөселманча бала тудыру йортын ачтырмакчы да булган идек без. Шул вакытта нишләп безгә булышмадылар?! Мөселманча бала табу – бөтенләй икенче төрле бит ул. Менә шуннан башлана инде ул татар булу өчен көрәшү.

Мин татарларны тагын да күбрәк югалгандыр дип уйлыйм әле. 600 мең генә булмагандыр ул. Өйләренә җанисәп алырга килмәүчеләр галәмәт күп булды бит. Җан атып, чын-чынлап үзен татар итеп тоеп, янып-көеп эшләгән кеше булдымы икән анда?! Булгандыр, бәлки, бер дә булмыйча калмагандыр. Кызып китеп, арттырам, ахры. «Артсын әле, булсын әле татар», –  дип, намус белән бер 50 процент йөргәндер.

«Татарлар дип әйткән булабыз. Татар ирләре – хатын-кызны, үзләренең ханбикәсен баласы белән чит-ятка биреп җибәргән кешеләр бит. Бу хурлыкны ничек итеп татар ирләренә күтәрергә кирәк икән», – дидем бер җыелышта, түзмәдем. Бүтән халыкта юк бит ул. Безнең татар халкы шуны эшләде. Җанисәптә татар халкы өчен җанын бирергә әзер кешеләр эшләргә тиеш. Акча өчен тегеннән-моннан килгән кешеләр генә түгел. Алар татар халкының һәрберсен бөртекләп, кадерләп җыярга тиеш иделәр. Аннары аларга югары оешмалардан да бик зур ярдәм кирәк иде. Үз милләте, халкы өчен кешенең җаны авыртырга тиеш.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Бик дөрес язылган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100