Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тач әтисе» – Гөлназ Асаева беренче тапкыр кызын күрсәтте

news_top_970_100
«Тач әтисе» –  Гөлназ Асаева беренче тапкыр кызын күрсәтте
Салават Камалетдинов

Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдиновлар кызлары Динәне, ниһаять, җәмәгатьчелеккә күрсәтте. Чөнки Динә инде зур кыз булган – аңа 1 яшь тулган. 

Җырчы социаль челтәрләргә кызының фотосын куйган һәм аның исеменнән: «Барыгызга да сәлам. Мин – Динә, миңа бүген 1 яшь. Ула, ула, улаааа!» – дип язган.

Әбисе Лилия Биктимерова да беренче оныгын матур итеп беренче бәйрәме белән тәбрик иткән.  «Туган көнең белән, кызчыгым, алтыным, Динәм. Нәкъ бер ел элек мин зур инәй булдым. Түбәм күкләргә тигән чак, дисәм – аз булыр. Сау-сәламәт. акыллы, әти-әниеңә игелекле бала булып үс. Вильдан кияү, Гөлназ кызым, ихлас йөрәктән котлыйбыз. Динәбезне пар канатлы, тигез мәхәббәт белән, туган иленә тугрылыклы бала итеп үстерергә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», – дигән ул.

Җырчыларның виртуаль дуслары да теләкләргә кушылган. Аларның күбесе, Динә – «тач әтисе», дигән фикергә килгән. «Әтисе кызы», «Вильданның клоны бит Динә», «Әтисенә охшаган, ләкин күзләре әнисенеке», «Вильдан таптымы әллә бу кызчыкны?», «Әтисенеке! Әти кызы бәхетле була», – дип язып калдырганнар.

Кечкенә Динәне әбисе Лилия Биктимеровага охшатучылар да бар.

 

Фото: © Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100