news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Табыннары ярлы» — Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Кыргызстанда кунакта

Инстачы кунак өстәленнән бәлеш эзләгән.

news_top
«Табыннары ярлы» — Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Кыргызстанда кунакта
«Татар-информ» архивы

Салават Миңнеханов Кыргызстанның хөрмәтле бизнесменнары белән очрашудан видео куйган. Анда Салават Гүзәлем белән барган, алар өстәл артында аякларын бөкләп утыралар.

Инстачылар өстәлнең сыйдан сыгылып тормавына аптыраган. «Табыннары ярлы», - дип язган инстачыга икенчеләре: «Алар халык ярлы яши бит. Анда эш юк, бар нәрсә дә кыйммәт», «Майонез белән болгаткан салатлар бездә генә инде», «Беренче итеп өстәлдән бәлеш эзләдем», - дип җавап язганнар.

«Безнең тугандаш халыклар», «Уңышлар сезгә», «Элек дус илдә яшәдек, бүген дә шулай булсын иде. Ул якларда күп булырга туры килде, гел кунак идек», — дип тә комментарий калдыручылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар