Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табынга гадәти булмаган салат әзерләргә яратучылар өчен рецептлар

news_top_970_100
Табынга гадәти булмаган салат әзерләргә яратучылар өчен рецептлар
Гөлүзә Василова

Хуҗабикәләр Яңа ел табынына салат рецептларын барлый башлады инде. Кемдер әле дә традицион «оливье» һәм «тун астында сельдь» салатларыннан башка Яңа елны күз алдына китерми, ә икенче берәүләр һәр ел саен яңа салатлар ясарга ярата.

Яңалык яратучылар өчен берничә салат рецептын тәкъдим итәм. Аларны һәр кешегә аерым тәлинкәдә бирергә була. Һәр салатта да соуслар булгач, тоз салу мөһим түгел.

Тавык ите, гөмбә һәм кузаклы фасоль салаты. Бу – җылы салатлар рәтенә керә, шулай ук салкын килеш тә тәмле була.

Ингредиентлар: кыздырылган тавык ите, шампиньон, фасоль, тоз, «Терияки» соусы, салат миксы, черри томаты, кыздырылган көнҗет орлыгы, «Креметте» сыры белән каймак, бизәү өчен – микрояшеллек.

Тавык итен саламлап турарга, майда кыздырырга, аннары шунда ук туралган шампиньон гөмбәсе һәм кузаклы фасоль салып кыздырып алырга.

Тәлинкәгә салат миксы (төрле салат яфраклары), уртага киселгән помидор,  аннары кыздырылган катнашманы салырга. Шулай ук бер аш кашыгы өеп каймак белән болгатылган сыр, кыздырылган көнҗет орлыгы сибәргә, микрояшеллек белән бизәргә. Соус салырга онытмагыз, нәкъ менә ул салатның тәмен «ача».

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Томат белән буррата. Буррата – ул Италия деликатесы, Моцарелла сырыннан ясалган «капчык» эчендә соус та бар. Сыр шулкадәр тәмле, аңа бары тик помидор гына турап салырга кала.

Тәлинкәгә руккола үләне салырга, помидор, сыр куярга. Әлбәттә базилик соусы, бальзамик крем кирәк. Шулай ук микрояшеллек белән бизәргә була.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Тавык түше белән пекин кәбестәсеннән салат. Ингредиентлар: тавык түше, черри помидоры, пекин кәбестәсе, каты сыр, киптерелгән күмәч, соя соусы, каймак.

Тавык итен зуррак кисәкләргә кисәргә һәм үсемлек маенда кыздырып аларга, аннары өстен каплап пешереп бетерергә.

Тәлинкә уртасына кул белән генә вакланган пекин кәбестәсе салырга һәм өстенә соя соусы, каймак салырга. Аннары уртага киселгән черри помидоры, 3-4 кисәк тавык ите, угычтан уылган сыр салырга.

Шакмаклап яки телемләп киптерелгән ипи белән бизәргә. Салатны бизәү өчен сыр трубочкасы да куярга була. Моның өчен каты сырны угычтан уарга, табаны кыздырырга, түгәрәк ясап сырны җәяргә. Аның кырыйлары кибә башлагач сыр җәймәсеннән трубочка ясарга һәм салат өстенә куярга.

Салат табынга бирелгәч, сыр трубочкасын кулга тотып ашарга да мөмкин, ваклап, салат өстенә дә сибәргә була.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100