news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табын янында канлы вакыйга: Татарстанда бер хатын ирен пычак белән чәнчегән

35 яшьлек хатын-кыз белән 32 яшьлек ир-ат табын артында утырганда канлы вакыйга килеп чыккан.

news_top
Табын янында канлы вакыйга: Татарстанда бер хатын ирен пычак белән чәнчегән

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул «Үтерергә җыену» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән НТР каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу хатын бергә яши торган 32 яшьлек ирен пычак белән чәнчи. Фаҗига буласы көнне алар икәүләшеп спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан талашып китәләр. Хатын пычак ала һәм иренә кадый башлый.

Бик күп яралары булган ир-атны хастаханәгә китерәләр. Хатынны исә тоткарлыйлар. Соңыннан «беркая да китмим» дигән имза алып, өенә җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар