Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табын корып утырганда бер ир-ат хатынын яндырып үтергән

news_top_970_100
Табын корып утырганда бер ир-ат хатынын яндырып үтергән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүнең төньягында урнашкан бер фатирда табын корып утырганда фаҗига була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир белән хатын бергәләп бәйрәм итеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Шуннан соң ир-ат хатыны өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын урында ук һәлак була.

Үтерүче ир-ат үзе дә дүртенче дәрәҗәдә пешә. Аны хастаханәгә китергәннәр.

Хәзер бу ир-ат белән тикшерүчеләр эшли. Ул моңа кадәр дә ике тапкыр хөкем ителгән. Ул вакытта кешеләрнең сәламәтлегенә җиңелчә һәм авыр зыян китергән өчен суд каршына баскан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100