Табын артында фаҗига: егет сөйгәненең башын аквариумга бәргән, кыз аны кадап үтергән
20 яшьлек кыз белән 24 яшьлек егет бергә яшәгән. Табын артында утырганда талашып китеп, ныклап сугыша башлаганнар һәм фаҗига килеп чыккан.
Казанның Заречная урамында яшь хатын-кыз бергә яши торган ирен пычак белән кадап үтергән. Кызны Татарстан буенча Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда 19 сентябрьдә Росгвардия матбугат хезмәте хәбәр итте.
20 яшьлек кыз белән 24 яшьлек егет табын артында утырганда талашып киткән. Егет кызга ташланган. Йодрыклары белән суккан, буа башлаган. Шуннан соң егет кызның башын бүлмәдә торган аквариумга бәргән. Сугыша торгач, кыз пычак алган. Шуннан соң ул бергә яши торган егетенең күкрәк читлегенә кадаган. Яраланган ир-атны 12нче хастаханәгә китергәннәр. Тик ул реанимациядә үлгән.
Росгвардиячеләр фаҗига шаһитларын табып, кызның кайда булуын ачыклаган. Җинаятьтә шикләнелүче бу хатынны Лечебная урамындагы травмпункт янында тоткарлаганнар. Шуннан соң аны полициягә тапшырганнар.
Җинаять урыныннан пычак табылган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.