Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ритуаль хезмәттәге шаккаткыч хәлләр: «Табутка кондиционер, телевизор, телефон куйдырдык»

Ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрне үлемгә ябырылган козгыннарга тиңлиләр. Еш кына алар әҗәл кергән йортка ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре килгәнче үк килеп җитә. Агентларга вафат булучылар турында кем җиткереп өлгерә һәм иң кыйммәтле табутлар күпме тора? Әлеге тармакта эшләүче Анна күп кенә кызыклы очраклар турында сөйләде.

news_top_970_100
Ритуаль хезмәттәге шаккаткыч хәлләр: «Табутка кондиционер, телевизор, телефон куйдырдык»
Екатерина Семенова иллюстрациясе

Халык ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрне өнәп бетерми. Йортка кергән үлем артыннан алар да килеп җитә. Шуңа күрә ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрне ябырылган козгыннарга тиңлиләр. Тик алар да гап-гади кешеләр. Җитмәсә, авыр хезмәт башкаручылар. Анна (исеме үзгәртеледе) бу тармакта ике елдан артык эшли. Ул ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрнең эше, аларның хезмәт хакы һәм нинди эшләр башкаруы, кызыклы очраклар турында «Казанские ведомости» газетасына сөйләде.

«Мәгълүматны операторлар «сата»

Казанда кешеләр, гадәттә, агентларны үзләре таба яки мәет җирләү эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара. Ә менә Мәскәүдә, 112 номерына үлем турында шалтырату килү белән, операторлар мәгълүматны барлык вак һәм эре агентлыкларга тарата. Түләгән һәрберсенә дә юллый. Алга таба заказны ничек алу агентның күпмегә җитезрәк булуыннан һәм шалтырату вакытында аның кайда булуыннан тора. Гадәттә, 10 минут эчендә килеп өлгерергә кирәк. Озаккарак сузсаң, заказны инде башка берәү эләктерергә мөмкин.

Казанда ритуаль хезмәт күрсәтү бәясе 5-10 мең сум тирәсе, ә Мәскәүдә 15-40 мең сумга төшә.

Мәскәүдә кремация 110-150 мең сумга төшә. Башкалада кеше җирләү кыйммәтрәк, чөнки участок кыйбат, кабер казыган өчен дә түләргә кирәк. Кайчак җирләү мәшәкатьләре 200 мең сумнан артып китә. Казанда 50-70 меңгә дә сыешырга мөмкин. Мөселманнарны җирләү күпкә арзангарак чыга.

«Иң кыены мәет ташучыларга туры килә»

Кеше тәненең ничек таркалуын күрү бик авыр. Бигрәк тә мәетне ташучыларга кыен, коточкыч искә түзәргә туры килә. Шәхсән миңа «пычрак» эш эшләргә туры килмәде. Санитарлар гримны күбрәк сылаган вакытларда мәрхүмнең макияжын гына төзәткәләгән чаклар бар.

Санитарлар, гадәттә, ир-атларны кырындыра. Кирәк вакытта чәчләрен ала, тональ крем сөртә, хушбуй сибә. Иң арзанлы әйберләр кулланалар. Хушбуйлар да иң арзанлысы, өйләреннән үзләренә кирәк булмаганнарын да алып килергә мөмкиннәр. Мәетләргә капчык киерткән шикелле киендерәләр.

600 мең сумлык табут

Казанда мөселманнар күбрәк булганлыктан, табут күп сатылмый. Мәсәлән, Мәскәүдә табутның бәясе 11 мең сумнан башлана һәм кайчагында 600 мең сумга кадәр җитә. Бәясе кайсы җитештерүчедән китерелгән булуына, нинди агачтан эшләнүенә, эчлеге нинди булуга бәйле.

«Рамазан аенда әз үләләр»

Минем белән дә, танышларым белән дә кеше җирләгән вакытта бернинди дә мистик вакыйга булганы юк. Мәетнең соңгы сулышын һәм соңгы газлары чыгуын гына күрергә мөмкин. Ул ятып торган җирендә ниндидер мизгелдә сулыш алган кебек булып китә. Мондый вакытта куркыта. Әмма мондый хәл барлык үлгән кешеләрдә дә күзәтелә. Соңгы сулышлары чыга, тырнаклары үсә, ир-атларның йөзен сакал баса. Аны күзәтеп тору бик кыен.

Санитарлардан күп тапкыр сорашкан булды.  Мистик мизгелләрнең барысы да уйлап чыгарылган, диләр. Үлгәннәрдән түгел, исәннәрдән куркырга кирәк.

Ниндидер бер «тынлык» чоры булып ала. Менә хәзер ураза ае бара. Мөселманнарның һәм христианнарның изге көннәрендә кешеләр сирәк үлә.  Хәзерге вакытта да ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесе эшсез утыра. Кеше әз үлгән чорларның нинди көннәргә туры килүен карап барам: йә дини бәйрәм, йә ураза вакыты туры килә.

«Аяк киемен юмыйча калдырырга ярамый»

Зираттан өйгә кайтуга аяк киемен юарга кирәк. Ул туфракны өйгә алып кайту – тискәре, негатив энергияне алып кайту дигән сүз. Зираттан бернәрсә дә алып кайтырга ярамый, хәтта ризык калса да. Әйтик, ата-аналарны искә алу өчен зиратка бардың, ди. Ул көнне барысы да утырып ала, мәрхүмнәрне искә ала. Ризык калса да, кире өйгә алып кайтмаска тырышалар. Зираттан берни дә кайтмасын өчен бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны да ташлыйлар. Мин һәрвакыт аяк киемемне юам,  ул туфракны өйгә алып кайтмыйм.

«Туганнары мәрхүмгә уңайлы шартлар булдырырга тели»

Берәүләрнең махсус табут ясатырга заказ бирүләре турында ишеткән бар. Аңа кондиционер, телевизор, телефон куйдырдылар. Имеш, барысы да аккумулятордан эшли. Моның ни өчен эшләнгәнен аңламадым. Үлгән кешегә телевизор, кондиционер нәрсәгә инде? Җир астында болай да салкын, юеш. Аппаратның күпме эшләячәген белмим, бер аймы, атнамы... Бәлки, телефон аша ниндидер элемтәдә торалардыр, бу инде туганнары эше. Күрәсең, аларның ниндидер уйлары бардыр. Мәрхүмгә бернәрсә дә кирәкми, иң мөһиме - киендерергә, барлык йолаларны да үтәргә, юарга.

«Мәрхүмнең фатирында ике таз фаллоимитатор табылды»

Бер хәл истә калган. 13 яшьлек кыз психиатрия хастаханәсендә яткан. Ничектер бер көнне аннан качкан. Шәһәр буйлап киткән, 17нче катка менгән. Керткәннәр, күрәсең, бала бит. Шуннан соңгы катка менгән һәм сикергән... Соңыннан коточкыч күренешкә тап булдык, баш миенә кадәр чыккан иде...

Тагын бер вакыйга. Бер хатын-кыз ваннага юынырга кергән җирендә үлгән. Җылы суда озак яткан. Тәне бик тиз таркала башлаган, көчкә чыгардылар.

Кешеләр төрле җирдә, көтелмәгән урыннарда, төрле шартларда үлә. Кемдер кофе агызып алган вакытта, кемдер бәдрәфкә барган җиреннән.

Кайчак туганнары кеше турында вафатыннан соң күп нәрсә беләләр. 30 яшьлек егет үлгән, берүзе яшәгән булган. «Передозировка»дан. Аның ата-анасы шок хәлендә калды – фатирда ике таз тулы фаллоимитатор (ир-атның җенес әгъзасы рәвешендәге секс-уенчык). Утлар көйләнгән, камера тора. Әти-әнисе улларының шундый мавыгулары булуына ышана алмады. 

Бервакыт бер чакыру буенча килдем, ә анда ир-ат вафат булган. Берничә көн фатирында яткан, янында эте булган. Бу эт мәет янына беркемне дә кертмәде, хәтта якыннары да керә алмады. Аннары кинологларны чакырттылар һәм этне чыгардылар. Хайван бик зур стресс кичергән, чөнки берничә көн буе вафат булган хуҗасы белән ябылуда яткан.

«Балаларны җирләргә алынмыйм»

Ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр стрессны төрлечә чыгара. Мәсәлән, мин балаларны җирләргә алынмыйм. Мин җирләгән иң яшь кеше - 21 яшьлек егет иде. Аны җирләргә мәктәптән, институттан бик күп кеше килде.

Минем белән бер хатын-кыз эшли, аның бала җирләргә ярдәм иткәне бар. Ничек эшләгәнен белмим, әмма аңа бик авыр һәм кыен булды. Әти-әнисенең, туганнарының күз яшьләренә ничек түзәргә кирәк... Әбиләрне жәлләп тә бик каты елыйлар, әле ул яшәргә өлгергән, ә монда бала бит.

Башка бер агент үз клиентлары белән поминкага йөрергә ярата. Шуның хәтле ярата бу эшне, аны аннан чакырып чыгарып та булмый. Мөгаен, стрессын шулай чыгарадыр.

Вакыт белән инде бу күренешләргә ияләнәсең. Әлбәттә, мин әле дә хисләремне тыя алмыйм. Елап та җибәргән чаклар бар, отпевание вакытында да катнашам. Аннары өйгә кайтуга душ астына кереп басам, барысын да юып төшерәсем килә. Бүгенгесе үтте, алга таба яшәргә һәм эшләргә кирәк...

Шахерезада Корбанова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100