news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табикмәк (рецепт)

Табикмәк - ул әче камырдан табага җәеп пешерелә торган, беленнән калынрак ашамлык. Менә бу рецепт буенча Тәския Вәгыйзова пешереп караган, бик тәмле килеп чыккан. Рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top
Табикмәк (рецепт)

1 литр кефир,  җылы суга 25 гр чүпрә салып күпертеп алырга, тәменчә тоз, шикәр комы, 2 йомырка, 2 стакан он, 2 стакан манный ярмасы  салып тугларга һәм җылы урынга куярга. Рецептта кабарып менгәч кайнар сөт яки су кушарга кирәк диелгән, әмма мин берни кушмадым, ди Тәския ханым.

Камырга манный ярмасы урынына 1 стакан тары боткасы да пешереп салырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар