news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табигый янгын Салават шәһәрендәге бакча йортларына күчкән

Биредә өч торак йорт янып беткән.

news_top
Табигый янгын Салават шәһәрендәге бакча йортларына күчкән
www.bashinform.ru

22 августта көндез Башкортстанның Салават шәһәрендә өч йорт янып беткән. Төньяктан, пыяла заводы ягыннан килгән табигый янгын торак йортларга күчкән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга 19 коткаручы, 8 бермәлек махсус техника барган.

«Иске бакча участогы территориясендә чүп-чар һәм коры үлән янган. Ут коры үлән буйлап бик тиз таралган. Янгынны сүндерүгә көчле җил комачаулаган. Махсус техника янгын урынына ук барып җитә алмау. Биредә юлларга биек үлән үскән, кайсыбер урыннар казылып беткән булган.

Шуңа күрә махсус техника җәлеп ителгән, территориянең чикләрен сукалаганнар. 

Кичке якта янгынны сүндереп бетергәннәр. Биредә «Манометр» бакчачылык ширкәтендә өч бакча йорты, өч ташландык йорт янып беткән. Зыян килгән корылмалар саны ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар