Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигый паркка килгән туристларның берсен аю талап үтергән

Сәяхәтчеләр турбазадан читкәрәк китеп, лагерь корып куйган булган.

news_top_970_100
Табигый паркка килгән туристларның берсен аю талап үтергән
https://pixabay.com

Июльдә Мәскәүдән килгән туристлар төркеме Красноярски өлкәсенең Тугыз күл үзәнлегендә туктала. Алар туризм буенча категория алырга җыена. Ир-атлар турбазадан еракка урнаша. Сәяхәтчеләр лагерь төзи, төнгелеккә әзерләнәләр. Шул чакта аларның берсенә аю һөҗүм итә. 42 яшьлек Евгений Старков һәлак була. Фаҗига булган урын «Ергаки» табигый паркы дип атала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

«Красноярск өлкәсенең „Ергаки“ паркында аю һөҗүм итү сәбәпле, 42 яшьлек ир-ат һәлак була. „Ваемсызлык аркасында кеше үлеменә китерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — диелә ведомство хәбәрендә.

«Ергаки» паркында моңа кадәр дә кешеләргә аю һөҗүм иткән булган инде. Бер ай элек кенә аю үсмерне талап үтергән.

Соңрак билгеле булганча, 42 яшьлек туристны талап үтергән аюны атканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100