Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигый күнне ясалмадан аера беләсезме?

Табигый күннән ясалган эшләнмәләр хуҗасына күп еллар хезмәт итә.

news_top_970_100
Табигый күнне ясалмадан аера беләсезме?
https://pixabay.com/ru

Табигый күннән ясалган эшләнмәләр беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Кибеттә сумка, куртка яисә башка берәр товарның табигый күннәнме, юкмы икәнлеген беләсегез килсә, «Как сделать. Расскажем и научим» сайты тәкъдим иткән алымнардан куллана аласыз.

Күн өслегендәге рәсем

Эшләнмәнең өслегендә бизәк була. Табигый күндә алар кабатланмый, ясалмада — кабатлана, чөнки ул махсус техника ярдәмендә төшерелә.

Кисәкләре һәм ачык өлешләре

Ясалма күннең текстиль нигезенә күнгә охшаш катлам ябыштыралар, шуңа күрә эшләнмәнең кисәкләренә һәм ачык өлешләренә игътибар белән карагыз. Табигый күн кисәге җепселле структурага ия, ә ясалмада — шома.

Сынаулыгы булу

Сыйфатлы күн эшләнмәләрен әзерләүчеләр товар янына сынаулык (пробник) беркетәләр. Кайбер алдакчылар сынаулыкны табигый күннән, эшләнмәсен ясалма күннән куярга мөмкин. Сынаулык һәм эшләнмәнең үзен чагыштырып карагыз.

Җылылык бирү

Күн эшләнмәсенә 15-20 секундка уч төбегезне куегыз. Әгәр шул вакыт аралыгында сез җылылык сизсәгез, димәк, эшләнмә табигый күннән ясалган. Кул тирләп чыкса, эшләнмәнең өстендә дымлы эз калачак, бу ясалма күн булачак.

Суга реакция

Эшләнмәнең өстенә бер-ике тамчы су салыгыз. Табигый күн суны сеңдерәчәк, әзрәк каралачак һәм су кипкәнчегә кадәр каралып торачак. Ясалма күннән су агып төшәчәк.

Ис

Күн эшләнмәләрен ачыклаганда, ис ярдәмендә тиренең табигыйлеген ачыкларга ашыкмагыз. Еш кына ясалма күн табигый тиренең калдыкларыннан эшләнә, шуңа да аларны ис ярдәмендә генә аерып булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100