Гади аш содасы исләрне нейтральләштерү сәләте буенча дезодорантлардан калышмый. Өйдә ясалган содалы эремәнең исе дә юк.
Табигый дезодорант ясау ысулы бик гади – 1 аш кашыгы сода җитә! Шушы соданы 4 аш кашыгы су белән катнаштырыгыз да, дезодорант әзер.
Култык асларын шушы эремәгә чылатылган мамык диск белән сөртегез яки пульверизаторга салып сиптерегез.
Шариклы дезодорант савытын бушатып, содалы эремәне шуңа тутырырга була.