Тиздән май бәйрәмнәре җитә, учакта, күмердә төрле ризыклар әзерләү сезоны ачыла. Бүген күмер өстендә шампиньон кыздыру рецептын тәкъдим итәм.
Гөмбәләрне юарга һәм кипшетергә.
Аннары майонезга тоз, борыч, ике тырнак сарымсакны изеп яки вак угычтан уып салырга кирәк.
Гөмбәләрне соуска салып болгатырга һәм барбекю тактасына тезәргә дә күмер өстендә ике ягын да кыздырып алырга.
Әкәмәт тәмле һәм туклыклы була.