Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигатьтә ял иткәндә ир-ат белән хатын-кыз 20 метр биеклектән егылып төшкән

Дуслар изоляция режимы вакытында пикникка чыгып киткән.

news_top_970_100
Табигатьтә ял иткәндә ир-ат белән хатын-кыз 20 метр биеклектән егылып төшкән
https://pixabay.com/

Уфада яшәүче ир-ат белән хатын-кыз пикник вакытында фаҗигагә очраган. Бу турыда «Башкортстан» телевиденисе хәбәр итте.

7 майда бу кешеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозып, урманга чыгып киткән.

Дуслар өйгә кайтканда текә калкулык яныннан бара. Бу хәл «Воронка» тимер юл станциясе янында була. Бер мизгелдә 31 яшьлек хатын-кыз һәм аның белән булган 33 яшьлек ир-ат тау битеннән 15-20 метр биеклектән егылып төшә. Ир-ат белән хатын-кыз төрле травмалар ала. 

Бу турыда кичке сигезләр тирәсендә коткаручыларга хәбәр итәләр. Алар бирегә килә һәм имгәнүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә. Шуннан соң аларны чокырдан алып менеп, табибларга тапшырганнар. 

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100