Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигатькә алу өчен ләвәштән рулет һәм крекер печеньесыннан кабымлык рецептлары

news_top_970_100
Табигатькә алу өчен ләвәштән рулет һәм крекер печеньесыннан кабымлык  рецептлары
Фото: Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Май бәйрәмнәрендә табигать кочагына ял итәргә чыгар алдыннан, артык мәшәкатьләнми генә, төрле эчлекле рулетлар һәм кабымлыклар ясарга була. Табын матур һәм мул булачак.

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан ләвәштән рулет һәм крекер печеньсыннан кабымлык рецептларын тәкъдим итәбез.

Беренчесе өчен юка ләвәш, майонез, корейча кишер кирәк булачак. Ләвәшкә майонез сыларга, корейча кишер салырга һәм рулет итеп төрергә.

Икенчесенә ләвәш, йомшак сыр (сливочный), ветчина кирәк. Ләвәшкә сыр ягарга, түгәрәк һәм юка итеп киселгән ветчина тезәргә кирәк. Шулай ук рулет итеп төрергә.

Өченчесе эремчекле сыр (яки майонез, йомшак сыр), яңа өзелгән кыяр, йомырка, тозлы кызыл балыктан ясалачак. Ләвәшкә сыр ягарга, кыярны саламлап турарга, балыкны телемләп турарга һәм өч буй итеп ләвәшкә салырга. Шулай ук рулет итеп төрергә һәм телемнәргә кисәргә.

Бу кабымлыкның нигезе крекер печеньесы булачак. Крекерның нинди тәмдәгесен (тозлы, суган яки сыр тәме) яратасыз, шунысын сайлый аласыз.

Беренчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга, яңа өзелгән кыяр телеме, диңгез кысласы (креветка) һәм укроп куярга.

Икенчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга, тозлы форель балыгы һәм укроп куярга.

Өченчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга һәм киви телеме куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100