Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табигать тә туктый алмыйча елый» – Зәринә Хәсәншина гаиләсендә кайгы

news_top_970_100
«Табигать тә туктый алмыйча елый» – Зәринә Хәсәншина гаиләсендә кайгы
Салават Камалетдинов

Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина гаиләсендә тирән кайгы: Зәринәнең әтисенең бертуган апасы үлгән. Бу турыда җырчы социаль челтәрдә хәбәр иткән.

«Табигать тә инде икенче көн туктый алмыйча елый... Якын кешебезне югалттык... Бик сагынырбыз сине, Гөлфия апай...

Аның белән бергә балачак та китеп барды кебек… «Гөлфия кызы» дип әйтәләр иде миңа кечкенә чакта. Чынлап та, нәкъ әти ягы булганмын да куйганмын. 8 баладан икесе генә калдылар инде... Иң олысы һәм иң кечкенәсе. Исән-сау булсыннар...» – дип язган Зәринә.

Зәринәнең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Гөлфия ханымның урыны җәннәттә булсын.

Фотолар Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100