Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табигать тә елады, яши дә башламаган егетне югалту – авыл халкы өчен дә бик авыр хәл»

news_top_970_100
«Табигать тә елады, яши дә башламаган егетне югалту – авыл халкы өчен дә бик авыр хәл»
Илһам Кашапов аккаунтыннан

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында Рамис Рамил улын соңгы юлга озатырга ике район башлыгы – Теләче башлыгы Нәҗит Хаҗипов һәм Питрәч башлыгы Илһам Кашапов килгән. Ул Питрәч районыннан хәрби хезмәткә киткән булган.

«Рамис Рамил улы – Ватанга хезмәт итү үрнәге. Рамис Рамил улы – Россиянең һәм Питрәчнең горурлыгы. Бернинди кайгы уртаклашу сүзләре дә гаиләсе кичергән авырлыкны җиңеләйтә алмый. Әмма сез белергә тиеш – аның батырлыгы һәрвакыт безнең истә калыр», – дип язган район башлыгы.

«Тормыш сынаулары белән без бүгенге авыр вакытларны үтәргә тиеш. Көч табып, чын мөселманнарча, без бу сынауларны бергә үтәргә тиеш», – ди хәзрәт.

Рамис Закировны залп белән соңгы юлга озатканнар.

Теләче авыл җирлеге аккаунтында аның 12 октябрьдә һәлак булуы хәбәр ителә.

«Солдат һәм офицерларыбыз хәрби бурычларын батырларча үтиләр, шул исәптән районыбызда туып үскән егетләр дә каһарманлык күрсәтәләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар илебезне үз тормышлары бәрабәренә саклый. Закиров Рамис Рамил улы – Россия, Татарстан, Теләче районы горурлыгы. Теләче муниципаль район советы һәм Башкарма комитеты исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Якыннары кичергән кайгы-хәсрәтне хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәячәген аңлыйбыз. Аның батырлыгы безнең хәтерләребездә калачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык үрнәге булачак», – дип язган Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов. Ул ике районнан да килгән кешеләргә рәхмәт әйтә.

Закиров Рамис Рамил улы 1998 елның 5 февралендә туган.

Социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу сүзләре язалар.

«Иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн… Бик авыр кайгы, яп-яшь җан, әнисенә, якыннарына Аллаһ Тәгалә сабырлыклар бирсен. Рәмиснең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын»;

«Күпме түзәргә була балаларыбызны югалтуга»;

«Табигать тә елады, авыл халкы өчен дә бик авыр хәл бу – югалту яши дә башламаган егетне»;

«Бик авыр хәл әнисенә, туганнарына»;

«Кычкырасы килә, күпме була яшь егетләребезне югалтырга!»;

«Яшь егетләребез яшәргә тиеш, балалар үстерергә. Йөрәгем әрни шуңа. Тынычлык, тынычлык кирәк. Җитәр, туктатыгыз».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100