news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табигать кочагына ял итәргә чыккан ирне аю ботарлаган

news_top
Табигать кочагына ял итәргә чыккан ирне аю ботарлаган
Пиксабей

Сахалин өлкәсенең Курил утраулары тезмәсенә кергән Итуруп утравында Рейдово авылында аю бер кешене ботарлаган, дип хәбәр итә «Сахалин.инфо»

Дүрт кеше шимбә көнне микроавтобуста ял итәргә табигатькә чыгып китәләр. Кайтыр юлда машиналары бата һәм араларында берсе – 33 яшьлек бер ир ярдәм чакырырга китә. Берничә сәгать көткәч, дуслары аны эзли башлый, әмма таба алмыйлар. Башкаларга хәбәр иткәч, авыл халкы, волонтерлар ирне эзли башлый. 

Аны якшәмбе иртән генә табалар. Аның өстенә аю иелгән була. Аюны куалар, әмма ул китми. 

МЧС, урманчыларны чакыралар. Алар аюны атып үтерә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар