Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибтан курыккан балаларның әти-әниләре өчен кулай ысул: тешне йоклаганда дәвалау

3 яшькә кадәр вакыт баланың тешен йоклаганда дәваларга була.

news_top_970_100
Табибтан курыккан балаларның әти-әниләре өчен кулай ысул: тешне йоклаганда дәвалау
Әгәр табиб баланың теш табибыннан бик нык куркуын күрә икән, йоклаганда дәвалау — дөрес чишелеш булып тора
Михаил Захаров

Балаларга теш коронкасы нигә кирәк, йоклаганда дәвалау ничек була ул, һәм ни өчен сөт тешләрен алдыру чигенә җиткермәскә кирәк – болар һәм тагын бик күп нәрсәләр хакында балалар теш табибы Анна Павлуцкая «Казанские ведомости» сайтына сөйләгән. Динара Прокопьева язмасын тәкъдим итәбез. 

Кариес өчен бары тик баллы тәм-томны гына гаепләү дөрес түгел

Балаларның сөт тешендә кариес – киң таралган проблема. Әти-әни еш кына монда баллы тәм-томны гаепли. Ләкин эш аларда гынамы икән соң?

«Кагыйдә буларак, кариес бер фактордан гына килеп чыкмый, ул – күпфакторлы процесс. Сәбәпләре бик күп: авыз куышлыгындагы микроблы флора, организмның тулаем халәте, углеводлы ризык ашау, гигиена, селәгәйнең үзенчәлекләре... Генетиканы да истән чыгарырга ярамый», – дип аңлата Анна Павлуцкая.

Шөкер, балаларда кире үз хәленә кайтырга сәләтле кариес була. Аны ничек аерырга соң? Әти-әни нарасыеның тешендә ак шома тап күрә, ләкин эмаль бозылмаган, зарарланулар юк.

«Мондый процессны яки туктатып, яки, әгәр яхшылап тулысынча чистартсалар, фторлаштырсалар, стоматолог күзәтүе булса, тулысынча дәвалап була. Дәвалану дөрес юнәлештә икәнлеген күрсәтүче төп фактор – тап үсүдән туктый, яки бөтенләй юкка чыга», – дип сөйли теш табибы.

Сөт тешләре барыбер төшәчәк, шулай булгач, аларны нигә дәваларга?

Тәүге сөт тешләре уртача балага 6 ай тирәсендә күренә башлый, 12-13 яшьләргә исә, яшүсмердә казналыкларны япканда теш рәтләренең даими торышы үзенчәлеге (прикус) формалаша. Теш чистартуны бала үзе чистарта алыр вакытны көтеп тормаска, иң беренче теш чыгуга ук башларга кирәк. Дәвалауны да шундук башлау зарур, бала теш табибына барып, бөтен процедурага риза булып утырыр вакытны көтмәскә кирәк.

«Теш – ул организмның бер өлеше. Аның да нервлары, кан тамырлары бар. Озак дәваламаган очракта, проблема тештәге тишек белән генә туктамый. Кариес, пульпит, пародонтит булган балалар бөтен бу пычракны селәгәй белән эчкә йоталар», – дип аңлата Анна Павлуцкая.

Сөт тешләре дә нәкъ тамыр тешләре кебек үк авырта, сызлый. Дөрес, бәләкәч аны һәрвакытта да аңлатып бирә алмаска мөмкин, ләкин аппетиты бетү, йомшаграк ризыклар ашарга тырышуы, кайнар һәм салкын сыеклыктан баш тартуы нәкъ менә дискомфорт турында сөйли. Әгәр тешнең бозылуына юл куйсак, ул вакытта коткарыр әйбер дә калмаска мөмкин. Ул очракта, әти-әниләр баланы даими рәвештә ортодонтка дәваланырга йөртергә һәм прикусын төзәтү өстендә эшләргә әзер булырга тиешләр.

«Озак дәваламый йөртсәң, чын тешсез калу куркынычы да бар, чөнки безнең сөт тешләре астында чын тешләрнең яралгысы бит. Ялкынсыну процессы яралгыны зарарларга яки тулысынча җимерергә мөмкин. Үсеп чыккач, мондый тамыр теше, мөгаен, дөрес түгел формада булыр», – ди теш табибы.

Коронка куйдыруны өлкәннәргә генә хас дип уйларга гадәтләнгәнбез. Ә чынлыкта, хәтта сөт тешләренә дә, әгәр аны киләчәктә кариестан коткарырга кирәк булачак икән, коронка кигерәләр.

«Коронка – шәп әйбер, бигрәк тә баланың гигиена белән кыенлыклары булган очракта. Ул өлешчә урт астына кертелә, шуңа күрә аңарда кариес барлыкка килми, теш тулысынча капланган була. Коронка астында барысы да ныклап чистартылган булырга, кариес китереп чыгарырдай калдыклар калмаска тиеш», – дип аңлата Анна Павлуцкая.

Теш табибларыннан курыккан һәм 3 яшькәчә сабыйлар өчен

тешне йоклаганда дәвалау – кулай ысул

Теш табибында дәвалану бөтен балалар өчен дә җиңел бирелми. Алай гына түгел, табибка барыр алдыннан, әти-әниләр үзләре дә борчыла. Тешләрен дәваларга баланы көчләп алып барырга ярамый, дигән карашта стоматолог Анна Павлуцкая.

«Әгәр бала креслода утырмый, тибенә, сугыша, кача һ.б. икән, дәвалау сыйфатлы булмаячак. Креслода баланы көч кулланып утыртып, тешне изоляцияләргә, тиешенчә киптерергә, пломба салырга мөмкинлек булмый. Тагын да начаррак кына булачак», – дип аңлата табиб.

Балалар теш табибларының төп бурычы – сабыйны инфекциядән арындыру һәм тешне киләчәктә озак вакытка сәламәт калырлык итеп дәвалау. Әгәр бала стоматологтан коточкыч дәрәҗәдә курка икән, йоклаганда дәвалау бик яхшы ысул булып тора.

«Әгәр балада күпсанлы катлауланулы кариес икән, бу – чынлап та, бала өчен дә, әти-әниләр өчен яхшы ысул. Бер сеанс эчендә сез тулысынча санация үткәрелгән авыз куышлыгына ия буласыз, бала да, үзегез дә эмоциональ яктан сау-сәламәт каласыз. 3 яшькә кадәрге вакыт йоклаганда дәвалау өчен күрсәтмә була ала», – ди Анна Павлуцкая. Аның наркоз астында тешләрен дәвалаткан иң нәни пациентына нибары 8 ай булган.

Анестезиолог контроле астында дәвалаган вакытта, бала маска аша бирелүче газны сулый. Бу я ксенон, яки севоран – аны табиб һәр балага үзе шәхсән билгели. Бик кыска вакыт эчендә, хәтта беренче сулыштан дисәк тә була, бала йокыга тала. Тешен дәвалаган чакта бала авырту һәм кыенлык тоймый, газ бирүдән туктауга исә шундук уяна. Дәваланып, 2 сәгать үтүгә, хәле яхшы икәнлегенә ышангач, баланы өенә җибәрәләр.

«Әти-әниләрнең куркуын тарату өчен шуны әйтергә телим: йокы вакытында дәвалар алдыннан, без балаларны мәҗбүри рәвештә тикшертәбез, наркоз бирер алдыннан анализларын тапшырырга җибәрәбез. Анестезиолог яки педиатрда сораулар туа икән, өстәмә тикшертәбез, наркоз куллану ярамый, дигән билгеләр юклыгына ышанганга кадәр», – ди Анна Павлуцкая.

Сөт тешләрен ничек сакларга – теш табибы киңәшләре

Баланың тешләре әле әнисе карынында чакта ук ярала, шуңа күрә булачак ана үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. «Чирләмәскә тырышырга, туклануга игътибарлы булырга, сөтле ризыклар, җиләк-җимеш, яшелчә, аксымлы азык ашарга, тешләрне вакытында дәвалап торырга кирәк», – дип өсти стоматолог.

Баланың теш сөтләре чыгуга, аны чистарта башларга кирәк. Беренче тештән үк!

«Зурларныкы кебек итеп, 3 минут теш чистартып булмый. Аны тиз һәм бала рөхсәт иткәнчә, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Бала теш пастасын йотар дип курыкмагыз, балалар пастасы анысын исәпкә алып әзерләнә. Тешне паста белән чистартырга, аннан соң щетканы юып, чиста юеш щетка белән тагын бер тапкыр, пастаны юып алган шикелле итеп чистартырга кирәк», – дип аңлата Анна Павлуцкая.

Теш щеткасы һәм пастасын сайлаганда, теш табибы белән сөйләшеп, теш эмаленең ныклыгы нинди, фторлы паста кирәкме-юкмы икәнен белешеп алу мөһим.

Сөт тешләрен ныгыту өчен, стоматологлар тагын берничә процедура тәкъдим итә: герметизация һәм фторлаштыручы лак. Теш табибы алар арасындагы аерманы сөйләде.

«Герметизация – бик шәп процедура, ләкин аны, микроблар утырырга җитешмәсен өчен, тешнең тышкы катлавы тулысынча тишелеп чыгуга ук үткәрергә кирәк. Герметизацияне сыйфатлы итеп үткәрү өчен, баланың тыныч утыруы кирәк, чөнки тешне башкаларыннан вакытлыча чикләп куеп, чистартырга һәм герметизацияләп куярга кирәк», – дип сөйли Анна Павлуцкая.

Фторлак исә кариесны кисәтү өчен зарур, ләкин тешләрне фторлак белән каплау ешлыгын табиб һәр бала өчен индивидуаль рәвештә билгели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100