Табибның компетентсыз булуын аның пациентларга антибиотикларны ничек билгеләвенә карап аңларга була. Бу хакта табиб Александр Мясников сөйләде, дип яза «Аргументы и факты».
Мясников әйтүенчә, яхшы табиб антибиотиклар билгеләгәндә үз идеяләренә таянырга түгел, ә билгеләнгән клиник киңәшләрне төгәл үтәргә тиеш. Ул аңлатканча, гамәлдәге стандартлар препаратлар сайлауны, аларны эчү тәртибен, төрле ситуацияләрдә кулланырга кирәк булган комбинацияләрне, шул исәптән стационар шартларында дәвалау тәртибен төгәл регламентлый.
Бу кагыйдәләрне үтәмәүче һәм үзе дәвалау схемалары «уйлап табучы» табиб – начар белгеч, дип белдерде Мясников.