Юрист Изабелла Атласкирова хастаханәдә бәхәсле ситуацияләрдә, беренче чиратта, баш табибка барырга киңәш итә. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.
Суд күп көч һәм вакыт алачак, әле ул да эшне һәрвакыт карауга кабул итә алмый. Мәсәлән, белгечнең акрын эшләве турында шикаять белән судка мөрәҗәгать итү файдасыз, чөнки табибның эш «тизлеге» дәрәҗәсен объектив бәяләү мөмкин түгел.
Табиб тарафыннан пациентны мыскыл итү очрагы булса, пациент полициягә шалтырата ала. Бу очракта дәлилләр китерергә кирәк булачак. «Шуны истә тотарга кирәк, әхлакый компенсация турындагы эшләрдә зур суммаларга өметләнергә кирәкми», – ди юрист.