Табибларның игезәк балалар сыңарын чит анага бирүе 35 елдан соң билгеле булган
Балалар йортында үскән К.Мозаффарованы 35 елдан соң урамда очратып таныганнар.
Пермьдә яшәүче Шиловлар гаиләсе 35 елдан соң ике игезәк кызларының ни өчен бер-берсенә бер дә охшамаганын белгән. Хәзер алар табиблардан 55 миллион сум таләп итәргә җыена. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
1982 елда балалар тудыру йортында әни кеше игезәк бала тапкан. Табиблар бала тудыру йортыннан чыкканда игезәк сыңарының берсе урынына чит кеше баласын биреп җибәргән. Шулай итеп бер гаиләдә бер-берсенә бер тамчы да ошамаган ике игезәк кыз үскән. Кызларга Яна һәм Ульяна дип исем кушканнар.
Яна - чит кеше баласы булуын 35 елдан соң гына белгән. Бу хәлне ул бик авыр кичергән. Моңа кадәр дә "чегән кызы" дип котырталар иде, ди ул. Чөнки Яна бу гаилә кешеләренә бер охшамаган. Аның тормышында кыенлыклар да килеп чыккан. Бу гаилә өчен чит кеше булуын белеп, өйдән чыгып китәргә дә җыенган булган.
Бала тудыру йортында калган үз кызлары исә хәзер Ксения Мозаффарова исемле. Аны "анасы" балалар тудыру йортында ук калдырып киткән. Бала башка гаиләгә эләккән. Тик анда да тормыш яхшы булмаган. Ксения Мозаффарова ятимнәр йортында үскән. Бу кыз да тормышы бик катлаулы булуы турында сөйли.
Быел урамда барышлый Ксенияне Ульянаның дусты танып алган. Дус кызы, Ульяна дип белеп, Ксенияне туктаткан. Шулай итеп алар 35 еллык йомгакны сүтә башлаган.
Кызлар аралаша торгач, бу гаилә тормышына ачыклык кергән. Хәзер алар барысы да бергәләп, суд юлында йөри.