Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибларга ышанмыйча, каз мае белән дәвалаганнан соң, сабый бала вафат булган

news_top_970_100
Табибларга ышанмыйча, каз мае белән дәвалаганнан соң, сабый бала вафат булган
https://pixabay.com/

Дагыстанда 9 айлык бала пешкәннән соң вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Моңа кадәр берничә көн алдан әтисе белән әнисе баланы багучыга алып бара, пешкән урында җөйләр калмасын өчен, алар багучы киңәшләрен үти. Әлеге вакыйга турында табиб Ибраһим Евтемиров блогында сөйли.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, фаҗига берничә көн элек Хасавюрт районында була. Нәни малай өстенә кайнар сулы чәйнек төшә, аның күкрәге, корсагы, иңбашлары, бите, ике кулы пешә. Сабыйны Махачкалага реанимациягә илтәләр, икенче көнне гадәти палатага күчерәләр. Бу – баланың хәле стабильләшкән булуын аңлата, дигән белгечләр.

Бер көн узгач, баланы атасы белән анасы алып китеп, багучыда дәваларга карар кыла. Өлкән хатын, җөйләр калмасын өчен, пешкән урыннарга каз мае сөртә, аңа бал яки башка матдәләр куша.

Бу, әлбәттә, ярдәм итми, еш кына пешү шогы кичереп, үлемгә китерергә мөмкин. Табиблар сүзләренчә, бу очракта балалар өчен куркыныч бигрәк тә зур була.

«Алар комага шунда ук китми, акрынлап һәм сиздермичә генә китә. Бала терелә башлаган кебек була, елаудан туктый, тынычлана, еш йоклый, ыңгырашуы кими. Бераздан әти-әнисе баланың бик озак йоклавын күреп, шикләнә башлый. Уятырга маташалар, тик ул реакция бирми», – ди сөйли табиб пешү шогы барлыкка килү турында.

Дагыстандагы очракта да шулай ук булган. Әти-әнисе табиблардан алып, багучы алып барганнан соң, берничә көн узгач, сабый вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100