Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар яңа туган сабыйның аякларын кап-кайнар су белән пешергән

news_top_970_100
Табиблар яңа туган сабыйның аякларын кап-кайнар су белән пешергән
"Татар-информ" архивы

2022 елның июлендә Дагыстанның Дербент Үзәк шәһәр хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә ир бала дөньяга килә. Бала табу процессы бик авыр була, яңа туган сабыйга ашыгыч реабилитация таләп ителә. Малайны реанимация бүлегенә күчерәләр. Реанимация табиблары баланың аякларына бик кайнар су салынган җылыткыч куя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, грелка – җылыткычның тышында ярык була, кайнар су баланың аякларына агып тора. Шулай итеп, баланың арткы ягы пешә.

Ике атнадан соң, сабыйны Махачкалага Балалар республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Сабыйны күргәч, ата-анасы шок кичерә. Сабыйның тәнендә коточкыч пешкән урыннар була. Табиблар пешкән урыннар булуын раслый, өченче дәрәҗәдә некроз булуын да әйтәләр. Авыру тарихын өйрәнгәч, медиклар балада некроз булуын турында мәгълүматны тапмый.

Баланың ата-анасы Тикшерү комитетына, прокуратурага хәбәр итәләр. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100