Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар ялгышып, яман шеш белән авыручы кешенең сәламәт эчәклеген кисеп ташлаган

Табиблар ялгышып, яман шеш белән авыручы кешенең сәламәт эчәклеген кисеп ташлаган

news_top_970_100
Табиблар ялгышып, яман шеш белән авыручы кешенең сәламәт эчәклеген кисеп ташлаган
Австралиядә табиблар яман шеш белән авыручы ир-атның эчәклегенең сәламәт урынын кисеп алган. Бу турыда Sydney Morning Herald басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте. 

Операцияне 21 июньдә Сидней шәһәре табиблары ясый. Пациент яман шештән интегә. Паталогия лабораториясе авыру турында белешмә дөрес бирмәгәнгә күрә, табиблар сәламәт органны кисеп ташлый.

Штатның сәламәтлек саклау министры Брэд Хаззард (Brad Hazzard) хастаханә хезмәткәрләренә пациентка һәм аның гаиләсенә мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушкан. 

Пациентның исемен халыкка хәбәр итмиләр. Табибларның хатасы бу кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итәсе дә әлегә ачык кына билгеле түгел.
Әлеге хастаханә 2018 елда гына ачылган, аны дәүләт тә, шәхси эшмәкәрләр дә финанслый. Ачылганнан бирле генә биредә биш җитәкче алмашынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100