Табиблар ялгышлык белән күкрәк баласын буып үтергән
Табиблар ялгышлык белән күкрәк баласын буып үтергән
Сахалинда табиблар ялгыш имчәк баласын үтергән.
Әни кеше коскан, аппетиты беткән 1 айлык баласын хастаханәгә алып килгән. Табиблар, эчәк инфекциясе диагнозы куйган.
Тикшерү комитеты вәкиле Ольга Чебыкина әйтүенчә, интубацион трубканы сулыш юлына түгел, үңәченә керткәннәр. Бала буылып үлгән, диелә хәбәрдә.
Анадырь районара тикшерү бүлеге "профессиональ вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау сәбәпле кеше үтерү" факты буенча җинаять эше кузгатылган. Экспертиза табибларның гаебе бар дип тапса, гаепле кешеләр өч елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.