news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар ябыгуның иң гади ысулын атады

Моның өчен даими рәвештә су эчәргә кирәк.

news_top
Табиблар ябыгуның иң гади ысулын атады
pixabay.com

Япония табиблары артык авырлыктан арынуның гади, әмма бик үтемле ысулын атады. Белгечләр әйтүенчә, даими рәвештә гади, чиста су эчү фигурага уңай йогынты ясый. Бу хакта «Московский комсомолец» басмасы яза.

Япония табиблары йокыдан уянгач та бер стакан су эчәргә, тешләрне соңыннан гына чистартырга куша. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Су эчеп 45 минут тирәсе узгач, иртәнге ашны ашарга мөмкин.

Галимнәр әйтүенчә, су эчү ачлык хисен киметә, шуңа күрә тамак туйсын өчен азрак күләмдә ризык кирәк булачак. Моннан тыш ач карынга су эчү организмнан токсиннарны чыгара, метаболизмны һәм эчәклек эшчәнлеген активлаштыра.

Даими рәвештә иртән су эчү һәм баланслы туклану артык килограммнардан арынырга ярдәм итә дип ышандыра экспертлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар