Табиблар ваемсызлыгымы, әллә бәхетсезлек очрагымы – 7 яшьлек бала инсульттан үлгән
Кырымда яшәүче укучы, берничә көн газапланулардан соң, инсульттан вафат булган. 7 яшьлек малайның әнисе сөйләгәнчә, улы табибларның ваемсызлыгы аркасында үлгән булырга мөмкин. Тикшерүчеләр бу фаразны тикшерәчәк. Баланың үлеме факты буенча җирле тикшерү бүлеге җинаять эше кузгаткан, дип яза «Российская газета».
Бу фаҗига гади гаиләдә була: гаилә зур булмаган фермерлык хуҗалыгын тота, гаилә башлыгы параллель рәвештә үз машинасында йөк ташый. Әни кеше күбрәк өй эшләрен алып бара. Бу хәлгә кадәр гаиләдә 2 малай тәрбияләнгән. Хәзер 9 яшьлек уллары гына калган...
Гыйнварда 7 яшьлек уллары карусельдә әйләнгәннән соң аңын югалткан. Әти-әнисе шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма, әнисе әйтүенчә, район хастаханәсендәге дежур табиб: «Аның йокысы килә, йоклагач, баш мие үз урынына утырачак», – дип җавап биргән. Табиб ышандыруына карамастан, баланың хәле начарланган гына. Көчле баш авыртулар, косу, сүлпәнлек булган. Балага «муен миозиты»ннан алып «эчәк инфекциясе»нә кадәр төрле диагнозлар куела. Гаилә унлаган табибта булган, берсе дә җитди неврологик проблемалар дип шикләнмәгән.
Баланың әнисе үз акчасына булса да МРТ ясауны сорый. Аның сүзләренчә, табиблар кул гына селтәгән: «Аның анда бернәрсә дә юк, сез нәрсә эзлисез? Нигә балага нурланыш бирергә?» – дигәннәр.
Малайның хәле тагын да начарланган, ул аңын югалткан, көзән җыера башлаган. «Кома» дип, баланы реанимациягә салганнар. 2 атна дәвамында бала баш миенә кан саву белән критик хәлдә булган...
Беренчел тикшерүдән соң, РФ Җинаять кодексының 109 нчы «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышын Тикшерү комитетының үзәк аппаратында махсус контрольгә алганнар.