Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табиблар үлүен раслый». Төркиядә хәрабәләр арасыннан табылган ир-ат җирләгәндә терелгән

news_top_970_100

Төркиядә җир тетрәгәннән соң, хәрабәләр арасыннан ир-атны табалар, аны үлгән дип саныйлар һәм җирләргә җыеналар. Ир-ат табутка сала башлагач терелгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы Expat Guide Turkey басмасына сылтама белән хәбәр итте.

Әхмәт-әл-Мәгрибине ишелгән бина хәрабәләре арасыннан берничә көн элек табалар. Табиблар аның үлүен раслый.

Әхмәтнең мәетен моргка алып китәләр, бирегә аның туганнары килә, мәетнең Әхмәт булуын туганнары да раслый. Шуннан соң гаилә Әхмәтне җирләүгә әзерләнә.

Хушлашу мәрасиме вакытында Әхмәт терелә. Гәүдәсен табутка салган чакта, ир-ат аңына килә.

Туганнары шок кичерә. Алар Әхмәтне хастаханәгә илтә. Хәзер ул дәвалана һәм үзен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100