Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар укол ясап киткәннән соң, 14 яшьлек малай үлгән

Табиблар укол ясап киткәннән соң, 14 яшьлек малай үлгән

news_top_970_100
Табиблар укол ясап киткәннән соң, 14 яшьлек малай үлгән
Фаҗига Ленинград өлкәсендә Приозерск шәһәрендә була. 11 октябрьдә кич белән 14 яшьлек малайның хәле китә. Әти-әнисе ашыгыч ярдәм табиблары чакыра. Табиблар килеп, укол ясап киткәч, ярты сәгатьтән соң бала вафат була. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. 

Моңа кадәр малай шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Анда гастрит дип шикләнәләр, ләкин диагноз расланмый һәм баланы өенә кайтарып җибәрәләр.  Җомга көнне бала кабат авырый башлый, дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, малай мәктәптән кайта, ул бернәрсәгә дә зарланмый, ләкин кичке якта кисәк кенә үсмернең хәле китә. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары кирәкле барлык гамәлләрне башкара. Ләкин аларның ярдәм итүенә карамастан, бала үлә.

Яшүсмер үлеменең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100