Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар турында мәзәкләр

Табиблар өч төрле була - Ходай насыйп иткән табиб, Ходайга тапшырган табиб, Ходай күрсәтмәсен дигән табиб.

news_top_970_100
Табиблар турында мәзәкләр
"Чаян" журналыннан, Валерий Тарасенко карикатурасы

Табиб практикант белән бергә авыруларны кабул итә. Табибны телефонга чакыралар, практикант үзе генә кабул итә. Кире килсә — практикант өч авыруны дәвалаган дип сөйлиләр. Ничек?

Практикант сөйли:

Беренче авыруның эче китә иде. Эч йомшарта торган дару бирдем. Ул коридор буйлап йөгереп китте дә, бераздан кулын селтәп, хастаханәдән чыгып китте. Икенче авыру култык таягыннан иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул башта култык таяклары белән титаклады, аннары аларны ташлап йөгерде.

Табиб почмакта кып-кызыл күзле бер кешене күреп ала.

Ә бу кем?

Ә ул йөткерүдән зарланып килгән иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул йөткерергә куркып утыра.

 

Невропатолог янына авыру килә.

Доктор, мин үземне начар хис итәм.

Сезгә бәвел тапшырырга кирәк.

Авыру гаҗәпләнә, әмма стакан белән бәвелен алып килә.

Табиб озаклап бәвелне карый. Авыру инде курка ук башлый. Доктор кисәк кенә бәвелне авыруның йөзенә сибеп җибәрә.

А-а-а-а-а!

Бәвелгә караганда, сезнең эчке органнарыгыз бер дигән. Әмма нервларыгызны дәваларга туры килер.

 

Әби поликлиникага килә. Бүлмәгә керә дә, ак халатлы иргә зарлана башлый:

Минем аякларым авырта.

Өскәрәк!

Эчем дә авырта шул.

Өскәрәк дим!

Йөткерәм дә.

Өскә!

Башым да авырта шул.

Өскә дим! Өске катка! Ә мин бухгалтер.

 

Доктор, минем хатыным белән берни дә барып чыкмый.

Мин сезнең анализлардан чыгып шуны әйтә алам — 300 мең сумлык бер операция кирәк. Яки 100 мең сумлык берничә операция.

Миңа хатыным белән киңәшергә кирәк иде… Иртәгә әйтермен.

Иртәгесен:

Ничек, нинди карар кабул иттегез?

Без кухня алырга булдык.

 

Доктор, мин тәм тоймый башладым. Аннары хәтерне дә җуйдым.

Тәәк. Хәтер буенча иртәгә килерсез. Ә бүген менә бу 17 саны куелган даруны кабыгыз әле.

Доктор, бу бит тизәк!

Менә бит, тәм тоясыз икән!

Иртәгесен:

17 саны даруны кабыгыз әле!

Анда бит тизәк!

Менә хәтерегез дә яхшырган дигән сүз.

 

Хирурглар бәхәсләшә:

Иң җайлысы — китапханәчеләргә операция ясавы. Аларның барлык органнары да алфавит буенча урнашкан.

Юк, электрикларныкы. Аларның төрле органнары төрле төстә, берни дә бутамыйсың.

Юк, иң җайлысы автомеханикларга операция ясавы. Аларның һәрвакыт артык детальләре кала, әмма алар беркайчан да тавыш чыгармый.

 

Сезне шатландыра алмыйм. Бер үпкәгезне кисеп ташларга туры килер.

Ничек инде? Минем бит үпкәм авыртмый.

Бавырыгыз сыймый.

 

Бер бабай табиб янына килә.

Мин 20 яшьлек кызга өйләнгән идем. Ул балага узды. Мине тикшереп карагыз әле — мин бала ясарлык микәнни?

Доктор:

Мин сезгә бер әйбер сөйлимме? Минем бер дустым ауга барган иде. Патроннарын өйдә онытып калдырган. Бара икән, бара икән, кабан килеп чыккан. Ул мылтыгын күтәргән генә икән, кабан егылган!

Кемдер аткандыр.

Менә мин дә шулай дип әйтмәкче булам.

 

Доктор, операциядән соң Ален Делон кебек буласың дип әйткән идегез.

Дөрес бит инде, ул да хәзер сезнең кебек үк карт, чирле кеше. 

 

Бер кешегә операция ясыйлар.

Хәзер сезгә ашарга ярамый. Арт юлыгыздан шприц белән манный кертеп кенә ашарга туры килер.

Бераздан авыру доктор янына килә. Кәефе яхшы.

Ничек кәефләр?

Яхшы!

Ә нигә артыңны биетеп торасың?

Дустым сагыз биргән иде.

 

Доктор, хатын белән булганнан соң минем колаклар шаулый.

Сиңа ничә яшь соң?

Алтмыш.

Ә алтмыш яшьтә син нәрсә ишетмәкче буласың соң? Кул чапканнарынмыни?

 

Бер ир табибка килә.

Минем хатыным белән барып чыкмый.

Хатыныгыз белән килегез!

Ир хатыны белән килә. Табиб хатынга:

Чишенегез. Читкәрәк китеп басыгыз. Биеп күрсәтегез! Борылып басыгыз. Ярар, аңладым, киенегез!

Доктор! Минем хатын белән берни дә булып чыкмый дим!

Кызганыч, синең хатын белән минем дә берни килеп чыкмас иде.

 

Өч авыру бер үк зар белән табиб янына килә.

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

12 мең.

Күбрәк җиләк-җимеш!

Икенчесе:

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

9 мең.

Күбрәк яшелчә!

Өченчесе:

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

5200.

Күбрәк саф һава!

 

Авыру:

Доктор, мине үбегез әле!

Доктор:

Миңа ярамый. Табибларның медицина этикасы кагыйдәләре буенча авыруларны үбәргә ярамый. Ә гомумән алганда, мин прием вакытында сезнең белән йокларга да тиеш түгел идем.

 

Табиб авыруны карый, башын чайкый, телен шартлата.

Авыру, коты алынып:

Доктор, нәрсә минем!

М-да…

Дәвалап буламы соң?

Ничек әйтергә? Операция ясарга кирәк. Бик катлаулы, бик авыр операция.

Мин яшәячәкменме соң?

Шундый операциядән соңмы? Яшәячәксең анысы. Әмма мин киңәш итмәс идем.

 

Бер хатын приемга килә:

Доктор, мине ирем генә канәгатьләндерми.

Сөяркә табыгыз.

Бар минем.

Тагын берне табыгыз.

Унау инде.

М-да. Алайса сездә авыру инде. Менә бу даруларны эчеп карагыз!

Хатын өенгә кайткач, доктор язган рецептны иренә суза:

Менә кара — табиб язып бирде, авыру мин! Ә син һаман фахишә дә фахишә…

 

Авыл больницасында операция. Авыру ыңгыраша башлый.

Хирург:

Наркоз бирегез!

Ниндине?

Нинди бар, шуны!

Медсестра:

Бәлли-бәлли итәр бу…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100