news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар пациентның сәламәт бөерен алып аткан

news_top

Бурятиядә табиблар пациентларны бутаган һәм хатын-кызның сәламәт бөерен алып аткан. Бу хакта «Рен-ТВ»га үз чыганагы хәбәр иткән.

Улан-Удэ онкология үзәгендә хирург операциядән соң «15 сантиметрга 7 сантиметр зурлыктагы шешне» алып ату турында әйткән. Әмма, соңрак, кисеп алынган органның сәламәт булуы ачыкланган.

Бурятия сәламәтлек саклау министры урынбасары Наталья Логина хатын-кыздан «килеп чыккан ситуация һәм тискәре кичерешләр» өчен гафу үтенгән.

Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә җитди зыян китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Зыян күргән пациент хатын медицина учреждениесеннән яңа бөер күчереп утыртуларын яисә акчалата компенсация түләүләрен таләп итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар