Дагыстанда табиблар пациент йөрәгенә урнаштырылган катетерларны алырга оныткан һәм моның өчен аларга судта җавап бирергә туры килгән. 2020 елда шул җирлектә яшәүче Айшат (исеме үзгәртелгән – иск.ред.) коронавирус аркасында хастаханәгә эләгә. Аңа «ике яклы үпкә ялкынсынуы» диагнозы куела. Аннары авыруы тагын да көчәя, ул реанимациягә эләгә. Пациентны коткару өчен, аңа умрау асты катетеры – кан һәм инфузион эремәләрне кертергә ярдәм итүче трубка куялар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Аннары тромбоз барлыкка килә, табиблар катетерны алып, трубканы икенче якка куя. Айшат ковидтан терелә. Ләкин берничә айдан соң сәер өянәкләре башлана – хатын-кызның сулышы кысыла, күкрәгендә сәер авыртулар барлыкка килә.
Хатын-кызга рентген ясыйлар. Аның йөрәгендә 40 сантиметрга кадәр озынлыктагы катетер фрагментлары күренә. Алар ковидтан дәвалаганнан соң шунда калган була. «Берсе – куыш венада, икенчесе – йөрәкнең уң карынчыгында», – дип сөйлиләр пациентлар хокукларын яклау буенча иҗтимагый оешмада.
Айшатны Әстерханга йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәгенә җибәрәләр, анда табиблар аны карый һәм йөрәгендә чыннан да катетерлар калган булуын раслый. Аңа 2022 елның 18 маена операция билгелиләр.
Ике операция ясарга туры килә. Ләкин табиблар катетерларны тулысынча чыгара алмый, бары тик кечкенә өлешен генә алалар. Чөнки бу вакыт эчендә трубка фрагментлары йөрәк тукымалары эченә кергән була.
2022 елда Айшат пациентлар хокукларын яклау буенча бер иҗтимагый оешмага мөрәҗәгать итә. Табиблар катетерны онытуларын кабул итәргә теләми. Шуңа кабат экспертиза ясатырга туры килә.
Икенче экспертиза да Айшатның йөрәгендә катетер фрагментлары булуын күрсәтә.
«2025 елда Дагыстан Югары суды карар чыгарды. Аңа 700 мең сум түләргә тиешләр. Әлегә ул аларны алмады», – дигән иҗтимагый оешма җитәкчесе.
Ләкин эш моның белән генә бетми. Айшат компенсация алса да, табиблар аның йөрәгеннән катетерларны алсын өчен, аңа Мәскәүдә авыр операция узарга туры киләчәк, диелә хәбәрдә.