news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар ОРВИ сезоны турында: «Бәрәңге пары сулау, аякларны җылыту файдасыз һәм куркыныч»

news_top
Табиблар ОРВИ сезоны турында: «Бәрәңге пары сулау, аякларны җылыту файдасыз һәм куркыныч»
Фото: © Владимир Васильев / "Татар-информ"

Татарстанда ОРВИ һәм грипп сезоны әкренләп көчәя бара. Әлегә авыручылар саны эпидемик чиктән түбән тора, әмма поликлинкаларга мөрәҗәгатьләр саны һәм ашыгыч ярдәм чакыртулар көннән-көн арта. ОРВИ булганда ничек тукланырга һәм салкын тиюне аягүрә генә уздыру нигә куркыныч? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.

«Югары температура булмаса да, ютәлгә һәм хәлсезлеккә зарланалар»

Татарстанда ОРВИ һәм грипп сезоны башланды инде. Сентябрьдән башлап, атна саен салкын тиеп авыруларның яңа очраклары күбәя – хәзер атнасына якынча 12 меңгә җитә.

Хәзер авыручылар саны эпидемик чиктән артмый – аның темплары узган елгыга караганда түбәнрәк, ә грипп әлегә үзен тулысыча күрсәтмәде, диделәр Роспотребнадзорда.

«Әлегә миңа мөрәҗәгать иткән пациентлар арасында грипп очрамады. Күбесенчә бу риновирус инфекциясе, шулай ук парагрипп вируслары да бар», – дип сөйләде Казанның 21 нче шәһәр поликлиникасы терапевты Джаваншир Закирджаев.

Терапевтларга килгән пациентлар башлыча 37,5-38 градус температурага, томауга, төчкерүгә, тамак авыртуга, ютәлгә, гомуми хәлсезлеккә зарлана.

«Тик үзенчәлек тә бар: быел пациентларның бер өлеше тамак нык авыртуга, коры ютәлгә һәм температура булмаса да, көчле хәлсезлеккә зарлана. Респиратор вируслары белән таныш иммун системасы гомуми ялкынсынуга ирек бирми», – дип аңлатты табиб.

21 нче шәһәр поликлиникасы терапевты Джаваншир Закирджаев.

Фото: © 21 нче шәһәр поликлиникасы матбугат хезмәте, poliklinika21.ru

ОРВИ сезоны – ашыгыч ярдәмгә гаять зур йөкләнеш чоры

ОРВИ гриппка караганда җиңелрәк уза, әмма табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәсәң һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнсәң, өзлегүләр булуы ихтимал.

«Кискен синусит, гайморит, фронтит, кискен отит һәм пневмония килеп чыгарга мөмкин. Сирәк очракларда баш мие шешенә, инфекцион-токсик шок була ала. Авырып китүнең 5-7 нче көненә хәл яхшырмаса, яки яхшырганнан соң тагын начарланса, өзлегүләргә шик бар дигән сүз», – дип аңлатты табиб.

ОРВИ хроник авыруларны: бронхиаль астманы, үпкәләрнең хроник обструктив авыруын, йөрәк-кан тамырлары патологияләрен, шикәр диабетын кискенләштерергә мөмкин. Бу өлкән яшьтәге пациентлар өчен аеруча куркыныч.

«Өлкән кешеләрдә ОРВИ еш кына тын юллары зарарланудан башлана, кайвакыт температура да күтәрелмәскә мөмкин. Катлаулы очракларда пневмониядән, җитмсә, бактериаль пневмониядән башлана. Бу сезонда мондый очраклар бар инде. Сирәк булса да инфекцион-токсик шок булган пациентлар очрый. Без андый пациентларны стационарларга алып китәбез», – дип сөйләде Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте анестезиолог-реаниматологы Вячеслав Мөслимов.

Тән температурасы 38 градустан югары булып өч көн торса, тын кысылса, күкрәктә авырту булса, зиһен чуалса, ютәл көчәйсә яки үлекле какырык чыкса, үпкәләрдә гыжлау барлыкка килсә, колак авыртса яки борын куышлыгында авырлык булса, ашыгыч ярдәм чакыртуны кичектерергә ярамый. Вячеслав Мөслимов пульсоксиметр – сатурацияне, ягъни, кандагы кислород күләмен үлчи торган җиһаз алырга киңәш итә. Әгәр тыныч сулыш алганда сатурация 95 проценттан түбән төшә икән – бу «103» номерына шалтыратырга бер сәбәп.

Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте анестезиолог-реаниматологы Вячеслав Мөслимов.

Фото: © Вячеслав Мөслимов тәкъдим итте

Ашыгыч ярдәм көткән арада, табибларга пациент янына керү мөмкинлеген хәстәрләгез: ишегалды капкаларын, подъезд һәм фатир ишеген ачыгыз, мөмкинлек булса, бригаданы каршы алыгыз. Пациент авыр хәлдә булса, табиблар караганчы, аңа бернинди дә дару бирмәгез.

«Пациентлар еш кына дәвалау билгеләрләр, рецепт язып бирерләр яки больничный ачарлар дип, ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма бу алай түгел. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең, табиб булса да, фельдшер булса да, мондый вәкаләте юк. Көз-кыш-яз сезоны – ашыгыч ярдәм системасына гаять зур йөкләнеш чоры. Бригадалар өзлегүләрсез ОРВИлы һәм поликлиникаларга мөрәҗәгать итәргә теләмәгән кешеләр белән мәшгуль булганда, кайдадыр тормышларына куркыныч янаган пациентлар чын мәгънәсендә ярдәмгә мохтаҗ була», – диде табиб.

Салкын тиеп авырганда нәрсә ашарга?

Бәхеткә, күпчелек очракта организм ОРВИны өзлегүләрсез генә җиңә. Ашыгыч ярдәм чакыртуга ук барып җитми. ОРВИ болай җиңел узганда, табибка бармыйча, өйдә дә дәваланып була, диде Джаваншир Закирджаев.

«Беренче өч көндә урын-җир режимы саклагыз. Бу гаять мөһим: организм вирус белән көрәшү өчен бөтен ресурсларын эшкә җигә, һәм гадәти активлыкны дәвам итү иммунитетны йончыта. Күп итеп – көненә ике-өч литр җылы сыеклык эчәргә кирәк. Бүлмәләрне дә даими җилләтеп тору мәҗбүри. Тамакны тоз эремәсе белән чайкатырга һәм борын бик нык тыгылса, тамырларны тарайта торган тамчылар кулланырга була», – дип аңлатты табиб.

Кайбер ризыклар авырганда организмга ярдәм итәргә мөмкин, тик шуны истә тотарга кирәк: алар вирус инфекциясен дәваламый. Алар ярдәмче чара гына – сыеклык югалтуны булдырмаска булыша, организмны аксымга һәм иммун системасы эше өчен витаминнар белән баета.

Рационга түбәндәге ризыкларны кертергә киңәш ителә:

  • Майсыз иттән (тавык, күркә) җиңелчә шулпалар;
  • Җиләк морслары (мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак), кипкән җиләк-җимештән компот, гөлҗимеш төнәтмәсе;
  • Әчегән сөт ризыклары;
  • С витаминына бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: баллы борыч, әчетеп тозланган кәбестә, киви;
  • Цинкка бай ризыклар: сыер ите, бавыр, ясмык, чикләвекләр, диңгез ризыклары;
  • Имбирь һәм пешкән алма.

Авыр ризыкларны: кыздырылган, ысланган ризыкларны, фастфуд һәм кибет тәм-томнарын рационнан алырга кирәк. Көн дәвамында бүлгәләп, зур булмаган порцияләр белән 5-6 мәртәбә ашарга кирәк.

Салкын тигәндә горчичниклар, алкоголь һәм антибиотиклар ярамый

Табиблар медицина ярдәмен халык ысулларына алмаштырмаска өнди. Өйдә куллана торган кайбер чаралар файдасыз гына түгел, ә куркыныч та. Менә аларның иң популярлары:

  1. Бәрәңге пары сулау яки эфир майлары белән кайнар ингаляцияләр тын юлларының лайлалы тышчасын пешерергә, ә бронхоспазмга бирешүчәнлек булса, шешенүне көчәйтергә һәм тын алуны начарайтырга мөмкин.
  2. Борынга сарымсак яки суган согы тамызу лайлалы тышчаларны яндыра, шешенүне һәм ялкынсынуны көчәйтә.
  3. Аякларга кайнар ванна яки температура булганда башка төрле җылыта торган процедуралар ярамый: артык җылыну тамырларда спазм китереп чыгара һәм гомуми халәтне начарландыра.
  4. Табиб күрсәтмәсеннән башка горчичниклар ютәлне көчәйтергә һәм тирене пешерергә мөмкин. Мәсәлән, ютәл бугаз ялкынсынуы аркасында чыккан булса, аларның файдасы юк.

Температураны артык иртә төшерү дә – хата. Температура 38,5 градуска кадәр булса температура төшерә торган дарулар эчәргә кирәкми: температура күтәрелү – саклану реакциясе, бу вакытта организм интерфероннар – иммун системасының төп аксымнары эшләп чыгара.

«Дезинфекция» өчен алкоголь куллану да зарарлы: ул йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнешне арттыра, лайлалы тышчаларны ярсыта, дарулар белән куркыныч реакциягә керә. Кайнар чәйгә, төнәтмәләргә сала торган бал да 40 градустан артык җылынганда файдасын югалта», – дип өстәде Джаваншир Закирджаев.

Доктор антибиотиклар темасына аерым тукталды. Кайбер кешеләр салкын тиюнең юк кына билгеләрен дә антибиотиклар белән басарга күнеккән. Ә моның әллә никадәр куркынычы бар.

«ОРВИ һәм грипп – вируслы авырулар. Антибиотиклар вирусларга берничек тә тәэсир итми, алар бактерияләр белән көрәшү өчен билгеләнә. Үз чиратында, бактерияләр гел-гел бу препаратлар белән «очрашып торып», сакланырга өйрәнә. Нәтиҗәдә, дару чынлап та кирәк булган очракта, аның тәэсире булмаска мөмкин. Моннан тыш, антибиотиклар файдалы микрофлораны үтерә, икенчел нәтиҗәләр китереп чыгара – аллергиядән башлап, бөер яки бавырга токсик тәэсир бирергә мөмкин», – дип аңлатты терапевт.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Вакцинация – иң нәтиҗәле профилактика

ОРВИ һәм грипп көчәйгән сезонда ничек сакланырга соң? Вакцинация – профилактиканың гомумтанылган һәм фәнни яктан расланган ысулы, дип белдерә табиблар.

«Бу сезонда вакциналарның яңартылган составын кулланабыз. Бу ни өчен эшләнелә? Көньяк ярымшарда грипп белән авыру очракларын мониторинглау нәтиҗәләре буенча модификацияләнгән штаммнарның өстенлек итүе ачыкланган. Алар озакламый бизгә дә киләчәк. Ышанычлы саклану булсын өчен вакциналар составында актуаль штаммнар булырга тиеш. Вакциналар җитәрлек күләмдә эшләнде», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Фаразларга караганда, бу сезонда республикада А гриппы: H1N1, ягъни, дуңгыз гриппы, һәм гонконг гриппы буларак билгеле H3N2 вируслары булачак. Бу табибларга яхшы таныш штаммнар, тик бу сезонда алар бик нык мутацияләнгән.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Авыручылар саны арту А гриппы таралуга бәйле. В гриппы сезон ахырындарак кушыла һәм күпкә җиңелрәк уза. Бу сезонда ул үзгәрмәгән диярлек, һәм бу куандыра», – диде Дмитрий Лопушов.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикага 915 450 доза вакцина кайткан инде. Вакцинацияне теркәлү урыны буенча поликлиникаларда табибка күренгәннән соң ясатырга була. Прививка беренче чиратта риск төркеменә кергән кешеләргә: балаларга, өлкәннәргә, йөкле хатыннарга һәм хроник авырулары булган пациентларга киңәш ителә.

«Салкын тидерсәгез – өйдә калыгыз, авыруны аягүрә уздырмагыз!»

«Специфик булмаган профилактика да мөһим. Кулларны сабынлап ешрак юарга яки антисептиклар кулланырга кирәк. Салкын тию билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәдән сакланыгыз. Кешеләр күп йөри торган җирдә битлек киегез, аны ике-өч сәгатьтә бер мәртәбә алыштырып торыгыз. Йокы режимын бозмагыз, баланслы тукланыгыз. Артык туңудан да сакланыгыз», – дип киңәш итә Джаваншир Закирджаев.

Гаиләгездә берәр кеше авырый икән, мөмкинлек булганда, аны аерым бүлмәгә изоляцияләгез. Аның өчен аерым савыт-саба, сөлге, урын-җир кулланыгыз. Бүлмәләрне көненә кимендә 3-4 мәртәбә 10-15 минут җилләтеп алыгыз. Өйне дезинфекция чаралары белән җыештырыгыз, ишек тоткаларына, ут сүндергечләргә аерым игътибар бирегез.

«Әгәр үзегезгә салкын тигән икән, өйдә калыгыз. Эшкә бармагыз, җәмәгать урыннарында йөрмәгез. Бер авыру кеше 20 һәм аннан да күбрәк кешегә чир йоктырырга мөмкин. Күпләр авыруны аягүрә генә үткәрә. Болай эшләү бөтенләй дә ярамый. Мондый кискен чорда организм бөтен ресурсларын вирус белән көрәшү өчен тота. Гадәти активлыкны саклау кайбер әгъзаларны йончыганчы эшләргә мәҗбүр итә, ә иммун системасы җитәрлек энергия алмый», – диде терапевт.

Нәтиҗә буларак – авыру озакка сузыла. Хәлсезлек, тиз ару, концентрация кимү – болар атналар буе дәвам итәргә мөмкин. Чирне аяк өсте генә уздыру – йөрәккә гаять зур йөкләнеш, чөнки вирус миокардка зыян сала.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар