news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар операция ясагач, 111 яшьлек әбинең күзләре күрә башлаган

news_top

Хабаровск краенда табиблар 111 яшьлек хатын-кызга яңадан күрү сәләтен кайтарган. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Хабаровск краенда иң өлкән кеше — 111 яшьлек Мария Огиенкога катарактаны алу буенча катлаулы офтальмологик операция ясалган һәм аңа күрү сәләте кире кайтарылган, дип хәбәр итә төбәк хөкүмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ул узган ел ахырында «Күз микрохирургиясе» үзәгенә катаракта белән мөрәҗәгать иткән.

Табиблар уңышлы рәвештә аның хрусталигын алыштырган һәм шул ук вакытта пациентканы астигматизмнан да коткарган.

«Бу — гади медицина очрагы гына түгел, ә заманча хирургиянең яшь чикләрен белмәвенең ачык мисалы», — дип белдергәннәр төбәк хөкүмәтендә.

Хәзер әби дөньяны яңадан ачык һәм якты итеп күрә башлаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар