Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың хәле турында аңлатма бирде

Табиблар Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың хәле турында аңлатма бирде

news_top_970_100
Табиблар Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың хәле турында аңлатма бирде
1 гыйнвар көнне Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән исән килеш табылган 11 айлык Ваня Фокинның хәле бераз яхшырды, дип хәбәр иткәннәр ашыгыч балалар хирургиясе һәм травмотология фәнни-тикшеренү институтының реанимация бүлегендә. Бу хакта Российская газета яза.

Исегезгә төшерик, 11 айлык сабый хәрабәләр астында тәүлек ярым яткан. Аны коткаручылар табып алды. Шул ук көнне кич Ваняны махсус борт белән Мәскәүгә әйдәп баручы клиникага китерделәр. Малайның җәрәхәтләре күп, шул исәптән баш мие җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, ул нык өшегән. Очкычта ук аңа ярдәмне Мәскәү табиблары күрсәткән. Хәзер интенсив терапия клиникада дәвам итә.

Хәзерге вакытта кечкенә пациентның хәле стабиль, бераз яхшыру бар. Лаборатор күрсәткечләр нормага килә. Төнлә бала тыныч йоклаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100