Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар кешенең якын арада үләчәген күрсәткән билгеләрне атаган

Бу симптомнарның кешедә булуы ул үләчәк дигән сүз түгел, әмма көчле авырган кешеләрдә андый күренешләр күзәтелсә, якыннарына игътибарлы булырга кирәк.

news_top_970_100
Табиблар кешенең якын арада үләчәген күрсәткән билгеләрне атаган
pixabay.com

РИА Новости Express басмасына сылтама белән, кешенең тиз арада үләчәген күрсәткән билгеләрне атаган.

АКШның сәламәтлек илкүләм институты мәгълүматлары буенча, иң еш очрый торган билгеләр - тын кысылу һәм һава җитмәү хисе. Өлкән һәм каты авырган кешеләр шулай ук тынгысызлык һәм депрессия дә кичерергә мөмкин. Шулай ук кешенең йокымсыравы һәм тиз аруы күзәтелә.

Табиблар әйтүенчә, бу симптомнарның булуы кеше үләчәк дигән сүз түгел. Әмма кеше каты итеп авырый икән, бу билгеләргә игътибар итәргә кирәк, диелгән мәкаләдә.

Вафат булыр алдыннан кешенең игътибары, аппетииты һәм эчәсе килү хисе бетә. Куллары, аяклары суына. Тәнендә зәңгәрсу һәм тонык төсмерләр барлыкка килүе бар. Сулышы һәм йөрәк тибеше акрыная. Күкрәк читлеге хәрәкәтләнүдән туктый, пульсы югала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100