«Табиблар «йоклый» диде»: Поездда инсульт булган хатын 2 атна комада ятканнан соң үлгән
Волгоград–Мәскәү поезды пассажиры Елена З. 2 атна комада ятканнан соң вафат булган. Табиблар хатын-кызга инсульт булганын аңламый – пациентны йоклый дип уйлаганнар. Бу хакта «Рен-ТВ» сайты хәбәр итә.
Башкала табиблары Еленаның гомерен саклап калу өчен көрәшкән, ләкин ул аңына килә алмыйча үлеп киткән.
Мәскәүдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз отпускта ял итәргә барган, аннары өенә кайтып барган чакта юлда үзен кинәт начар хис иткән һәм аңын югалткан. Поезд җитәкчесе Липецкидагы станциягә «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиб хатын-кызлар исә пассажирны «йоклый» дигән һәм пациентны тикшереп тормаска булган.
Елена тагын ярты көн дәвамында шул хәлдә килеш барган – поезд Павелец вокзалына килеп җиткәнче аңа ярдәм күрсәтелмәгән. Анда исә табиблар Еленага «баш мие инфаркты» диагнозын куйган. Пациент комага киткән.
Еленаның гаиләсе «Россия тимер юллары» хезмәткәрләренә, шулай ук пациентка ярдәм күрсәтмәгән «ашыгыч ярдәм» табибларына карата тикшерү үткәрүне таләп иткән. Хатын-кызның туганнары, табиблар пациентның үлеменә китергән хата ясаган, дип саный.