news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Табиблар «имгәнгән» ди, ә баланың кулы чери»:15 яшьлек малай коточкыч авыртулардан үлгән

news_top

Ставрополь краенда Дагыстанда яшәүче 15 яшьлек малай дөрес диагноз куймау аркасында үлгән. Ул, кулы шешенеп бик нык авырта башлагач, күрше төбәктәге хастаханәгә эләккән. Дербент табиблары моны, гадәти имгәнү, борчылырга урын юк, дип ышандыра. Ә чынлыкта исә малай әкренләп үлеп бара. Табибларга беренче мөрәҗәгать итүдә аны коткарып та калырга мөмкин булыр иде, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Үсмер малай өчен бу мәшхәр 21 августта башлана. Аңа нибары 15 яшь. Көтмәгәндә, тик торганнан, аның кулы авырта башлый. Ул әти-әнисе белән бергә якындагы травмпунктка бара. Авыртулары турында сөйләгәч, башта, аның кулы сынган, дип уйлыйлар. Тик бу расланмый, һәм табиблар моны гадәти имгәнү дип саный. Малайга компресслар билгелиләр һәм, 3-4 көннән үзеннән-үзе бетәчәк, диләр.

Баланың әти-әнисе моңа сөенеп тә куя. Тик аннан соңгы көннәр генә чын мәхшәргә әверелә. Авырту көннән-көн кимергә, ә малайның хәле яхшырырга тиеш була. Ә чынлыкта барысы да киресенчә килеп чыга. Авыртуны баса торган даруларның да, майларның дә файдасы булмый. Тик иң куркынычы – баланың кулы тагын да ныграк шешенә һәм зәңгәрләнә башлый.

Малайның апасы сөйләгәнчә, гаилә өйгә «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Әмма табиблар, гадәти имгәнү булгач, пациентны хастаханәгә алып китүдән баш тарта. Хәер, бу вакытта баланың туганнары монда башка нәрсә булуын төгәл аңлый инде.

Баланың кулы зәңгәрләнгәч һәм кап-каты булгач, әти-әнисе аны күрше төбәккә – Ставрополь краена алып китә. Андагы табиблар өлгеррәк булып чыга һәм моның критик хәл булуын шундук аңлый. Әмма малайның каны зарарланган була инде. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк була.

Операцияне 25 августта ясыйлар. Операция вакытында кулның чери башлаган булуы ачыклана. Шушы мизгелдән барысы да начарлана: баланың йөрәге һәм сулыш алу белән проблемалар башлана. Шеш кулда гына түгел, ә бөтен тәненә таралган була. Малайның гаиләсенә бу хәлләрне күрү бик авыр була, алар үзләрен кулга ала алмыйча үксегән.

Операциядән соң төн бик авыр була. Аннан соң бала аңына килеп ала һәм коточкыч авырту тоя. 26 августка каршы төндә ул туганнарына тәненең коточкыч дәрәҗә авыртуын, ничек түзәргә белмәвен язган. Ә берничә сәгатьтән, көндез, ул җан бирә.

«Бернәрсә дә эшләргә теләмәгән, үз эшен эшләргә теләмәгән Дербент табиблары хатасы. Алар хәтта кан анализы да алырга теләмәде. Бу – җәзасыз калмаячак. Хәзер ул үлде. Табиблар ваемсызлыгы аркасында минем 15 яшьлек энем үлде», – дип язган малайның апасы социаль челтәрдә.

Хәзер бу эшне Дагыстан прокуратурасы тикшерә, алар бу хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак. Якынча мәгълүматлар буенча, малай талпан кадалгач, ялкынсыну башланып үлгән булырга мөмкин. Ә малай бервакытта да имгәнмәгән булган. Шулай ук Ставрополь крае тикшерүчеләре дә тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар