Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар ике тапкыр дөрес диагноз куймау аркасында 9 яшьлек бала үлгән

news_top_970_100

Красноярск краенда тугыз яшьлек бала үлүе сәбәпле, җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Минусинск шәһәрендә яшәүче тугыз яшьлек малай 30 мартта авырый башлый. Әнисе ашыгыч ярдәм чакырта. Фельдшер ангина диагнозы куеп, баланы госпитализацияләүдән баш тарта, дарулар билгеләү белән чикләнә.

1 апрельдә баланың хәле авырая. Тагын ашыгыч ярдәм чакыралар, баланы Минусинск хастаханәсенә салалар, тонзиллит диагнозы куялар һәм шул авырудан дәвалыйлар.

2 апрельдә баланың хәле тагын да авырая, аны реанимациягә салалар, әмма гомерен саклап кала алмыйлар. Экспертиза анда менингит булуын, үлем сәбәбенең шул булганлыгын ачыклый. 

Җинаять эше «профессиональ вазифаларны тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерү» маддәсе буенча кузгатылган. Бу маддә буенча өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100