«Табиблар ике кешене берьюлы кабул итәргә мәҗбүр»: Омикрон штаммы нәтиҗәләре
Социаль челтәрләрдә татарстанлылар поликлиникалардагы чиратлар турында зарлана. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казандагы балалар поликлиникаларының берсендә булды, кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары белән дәвалау учреждениесендәге хәл турында сөйләште.
Поликлиникаларда ни өчен чират һәм алар белән ничек көрәшергә кирәклеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы җавап бирде.
Поликлиникаларда чиратлар бар, һәм бу проблема
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанның 10нчы номерлы балалар поликлиникасында булды. Бирегә министр пациентлар белән аралашырга, чиратларның ни дәрәҗәдә зур булуын карарга, педиатрларның ничек кабул итүләре турында сорашырга килде.
Марат Садыйков үзенең авыруларны кабул итүнең иң кызган вакытына туры килмәвен әйтеп китте. Өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында иң зур чиратлар гадәттә иртән була. Соңгы көннәрдә бу хакта социаль челтәрләрдә еш язалар. Табибка эләгү өчен берничә сәгать басып торырга туры килә, диләр.
Балалар поликлиникасында Марат Садыйков кабул итүгә беренче тапкыр килгәннәр янына килде. Әни, әби һәм бала үзләре турында сөйләде. Бу гаилә сөйләвенчә, кызда томау һәм ютәл барлыкка килгән, ун минутка якын чиратта торганнар, язылу буенча килгәннәр.
Ата-аналарга сораулар биреп, министр күпләрнең поликлиника эшеннән канәгать булуын ишетте. Килүчеләр медицина хезмәткәрләренең ярдәмчеллеген һәм бинада яхшы ремонт узуын билгеләп үттеләр. Әниләрнең берсе хәзер табибларга язылуның шактый кыен булуын әйтте — язылу өчен буш тәрәзәләр аз.
Садыйков беренчел звенодагы чиратлар турында, шул исәптән балаларныкында да, шикаятьләрнең чыннан да хәзер бик күп килүен билгеләп үтте.
«Хәзер поликлиникага бик күп эш башкарырга туры килә. Бу чорда табиблар тарафыннан аңламаулар бармы?» — дип сорады министр бала белән табибка күренергә килгән ханымнан.
«Һич юк. Бик яхшы кабул итәләр», — дип җавап бирде ул.
Сәламәтлек саклау министры сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәрнең күбесе табибка кабат күренергә яки выписка өчен килгән иде.
10-нчы номерлы поликлиниканың баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова аңлатканча, хәзер температура югары булу сәбәпле күпчелек балага табибны өйгә чакырталар.
«Икенче атна без зур авырлык белән эшлибез. Чакырулар безнең кол-үзәккә килә. Авыру балаларны өйләрендә карыйбыз, монда чакырмыйбыз. Шуңа күрә поликлиникалар сезнең карашка ярым буш кебек тоела. Балалар чирләмәгән өчен түгел ул, ә монда яки сәламәтләнүче балалар, яки профилактик тикшерү узучылар килә», — дип аңлатты табиб.
Поликлиникаларда эшнең иң тыгыз вакыты — дүшәмбе һәм җомга. Бу көннәрдә бер участоктагы чакырулар саны гына егермегә якын. Ягъни участок педиатры ярты көн эчендә 20 гаиләне йөреп чыга. Баланы карый, дәвалау билгели. Күп кенә табиблар, шул исәптән ковид бригадасы да, чакырулардан төнге унда гына кайта.
Марат Садыйков поликлиникаларда эшнең ким дигәндә ике тапкыр артуын билгеләп үтте.
«Әгәр элек, теге дүрт дулкын вакытында, без тынычрак эшләсәк — җиңел эшләдек дип әйтмим, без шулай ук авыр, әмма тынычрак эшләдек, хәзер балалар челтәрендә дә эшнең артуын тойдык», — дип билгеләде учреждениенең баш табибы.
Балалар өчен резерв госпиталь әзер
Татарстанның сәламәтлек саклау системасын бүген балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы борчый. «Без ятак урыннарының резерв фондын әзерләдек инде — бу Сафиуллин урамындагы Республика балалар клиник хастаханәсе. Штат та әзер, дару препаратлары да», — дип билгеләп үтте министр.
Табиблар белдерүенчә, балалардагы Covid-19 вирусына каршы үзенчәлекле дәва юк, аларга температураны төшерүче һәм вируска каршы препаратлар бирәләр.
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләрендә биш йөз бала һәм яшүсмер яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалана.
«Хәзер республика хастаханәләрендә 504 бала ята — бу хастаханәгә салынган барлык кечкенә пациентларның 15 процентын тәшкил итә», — дип билгеләде спикер. Марат Садыйков сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салынган барлык балаларның да хәле тотрыклы. Аларның 3-4 проценты чирне авыр кичерә.
«Омикрон» амбулатор челтәргә күчте»
Министр социаль челтәрләрдә дөреслекне язуларын, өлкәннәр поликлиникаларында чиратлар булуын әйтеп үтте.
«Бер мизгелдә бөтен система янәдән эшли башласын өчен, берәүнең дә тылсымлы таякчыгы юк. Бу дулкын „Дельта“ чорыннан аерылып тора, ул чакта, сентябрь–октябрь айларында, безгә гаять күп эш башкарырга туры килде, 7,5 мең ятак урын әзерләнде — ул барлык ятак фондының 30 проценты диярлек. Хәзер амбулатория челтәренә эш өстәлде, „омикронлы“ вектор амбулатория челтәренә күчте», — диде министр.
Садыйков сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәмгә дә эш арткан. Күп кенә чакырулар яңадан беренчел звенога тапшырыла.
Бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе — вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирү. Марат Садыйков сүзләренә караганда, бу уңайдан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары инде кул куярга һәм Юстиция министрлыгында теркәүгә тапшырылган.
Медиклар да авырый
Кадрлар мәсьәләсе дә зур проблема булып кала. Чөнки медицина хезмәткәрләре дә кешеләр, алар үзләре авырып, вакытлыча эшкә чыга алмый.
«Бүген медицина хезмәткәрләренең 23 проценты чирли. Алар ике ел мондый көчәнеш белән эшли», — дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры.
Поликлиника һәм стационарларга ярдәмгә ординаторлар — Казан югары уку йортларыннан яшь белгечләр килде. Көллият студентлары да булыша. Поликлиниканың баш табибы ординаторларның авыручы табиблар урынына чыгуын раслады. Һәм моның кадәр күп пациентларны кабул итүдә алар бик булышалар.
«Бу — без көрәшкә ташлаган резерв. Әгәр авыручыларның саны кисәк кенә 50 процентка артмаган булса, без этаплап арту белән очрашыр идек, ә монда бөтенләй башка хәл», — дип билгеләп үтте Марат Наил улы.
«Ике кешене берьюлы кабул итәргә мәҗбүрләр»
Лилия Мөхәммәтгатова үзләренең поликлиникасында участок педиатрлары белән тәэмин ителеш 100 процент, гомумән алганда, поликлиникалар буенча бу күрсәткеч 93 процент, дип сөйләде. «100 процент булуга карамастан, бездә запас уенчылар юк. Халык еш кына ике кешене бергә кабул итүебезгә үпкәли, ә без моңа мәҗбүр», — диде унынчы поликлиниканың баш табибы.
«Җиңү Проспекты» метро станциясе янындагы «йокы» районда яшәүчеләр саны коточкыч тизлектә арта. Хәзер поликлиникага 143 мең кеше беркетелгән.
Министр өстәмә ставкаларның барыбер дә кирәк булуын билгеләп үтте.
Иң биек нокта кайчан булыр — билгесез
Медиклар пандемиянең яңа дулкынының иң биек ноктасын һәм аның кимүен фаразлый алмый, дип белдерде сәламәтлек саклау министры.
Аның сүзләренә караганда, дулкыннар арта да арта. Ә яңа штаммнар чыга да чыга.
«Әйе, „омикрон“ клиник яктан ОРВИ билгеләре белән җиңел уза кебек. Ләкин без билгеле бер вакыттан соң нинди өзлегүләр булачагын, нәрсә белән очрашачагыбызны белмибез әле», — диде табиб.
Садыйков Covid-19ны үпкәләрне генә зарарлый торган инфекция дип уйлауның хата булуын әйтте, ул башлыча бөтен кан тамырлары системасын зарарлый, ә моның инсульт, инфаркт һәм башка җитди проблемалар китереп чыгару куркынычы бар.
«Әгәр моңарчы вирус үпкәләргә кадәр төшә һәм проблемалар шунда булса, әлегә бу штамм төшми, ул ничек үзгәрәдер һәм нинди яңалык барлыкка килер, белмим. Тик без аның башка кан тамырларына ничек зыян китерүен, тромблар барлыкка килү белән күпме вакыттан проблемалар башланасын, бөер, йөрәк тамырларының зарарлануын әлегә күрмибез. Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк», — дип ассызыклады Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Хәзер рәсми рәвештә расланган омикрон-штамм белән меңләгән татарстанлы чирли. Әмма «Дельта»ны ул әлегә кысрыклап чыгармады, дип ассызыклады министр. Республиканың клиник йогышлы чирләр хастаханәсендә үпкәләре КТ-1 һәм КТ-2 дәрәҗәсендә зарарланган пациентлар бар.
Хәзер Covid-госпитальләргә 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларны, авырлы ханымнарны, шикәр диабеты һәм гәүдә авырлыгы артык булган пациентларны максатчан салалар.
«Хәзер коронавирус йоктырган авырлы хатын-кызлар да күп», — дип билгеләп үтте Марат Наил улы.
Авыручылар өчен белешмәлек
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 һәм ОРВИның билгеләрсез яки җиңел формасы булганда нәрсә эшләргә кирәклеген тасвирлаучы белешмәлек чыгарды. Документ федераль ведомство сайтында урнаштырылган.
Әгәр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнан соң яки Covid белән авырганнан соң 6 айдан кимрәк вакыт үткән, әгәр Covidка биргән анализыгыз уңай һәм авыруның бернинди дә билгеләре юк икән, ул чакта:
дәвалау таләп ителми, вакытлыча эшкә яраксызлык турында документ алырга мөмкин, үз-үзеңне изоляцияләргә, температураны тәүлегенә ким дигәндә бер тапкыр үлчәргә кирәк.
Әгәр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнан соң яки Covid белән авырганнан соң 6 айдан кимрәк вакыт үткән һәм сездә ОРВИ билгеләре — ютәл, томау, 37,5 градустан артмаган температура булса, тамагыгыз авыртса, ләкин ПЦР нәтиҗәләре булмаса һәм сез куркыныч янаган төркемгә керсәгез, ул чакта:
сез өйдә калырга, кирәк булса, вакытлыча эшкә яраксызлык турында документ ачтырырга, мөмкин булганча, өйдәгеләрдән изоляцияләнергә, һәр өч сәгать саен бинаны җилләтергә, су эчү режимны үтәргә, тәүлегенә кимендә өч тапкыр температураны үлчәргә, вируска каршы препаратларны кабул итә башларга тиеш (авырлы ханымнарга бары табиб билгеләве буенча гына). Температура 38 градуска кадәр күтәрелсә, температураны төшерә торган дару эчәргә кирәк. С һәм Д витаминнарын кабул итәргә була.
Хәл начарланганда (температураны төшерә торган препаратлар кабул итүгә карамастан, ике тәүлек буе температура 38 градустан югарырак булганда) поликлиниканың кол-үзәгенә яисә 122 номерына шалтыратырга. Тын бетү күзәтелсә, сулау авырлашса, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Бу мөһим! Бер очракта да антибиотикларны мөстәкыйль кабул итмәскә!
Әгәр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнан соң яки Covid белән авырганнан соң 6 айдан кимрәк вакыт үткән, әгәр Covidка биргән анализыгыз уңай һәм авыруның бернинди дә билгеләре юк, ләкин сез куркыныч янаган төркемгә карыйсыз икән, ул чакта:
өйдә калыгыз, һәр өч сәгать саен бинаны җилләтегез, су эчү режимын саклагыз, температураны үлчәгез, вируска каршы препаратларны кулланырга мөмкин (авырлы ханымнарга бары табиб билгеләве буенча гына), үзегезгә даими нигездә билгеләнгән препаратларны шул ук дозировкада кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Covid-19дан дәваны сезгә медицина хезмәткәре билгели.
ОРВИ билгеләре барлыкка килсә:
Поликлиниканың кол-үзәгенә яисә 122 номерына шалтыратырга. Тын кысыла башлаганда яки температура 38 градустан югарырак булганда ашыгыч ярдәм чакыртырга. Бер генә очракта да антибиотикларны мөстәкыйль кабул итмәскә!
Әгәр дә сез вакцина ясатмаган һәм Covid белән авырмаган булсагыз, һәм сездә ОРВИ билгеләре барлыкка килсә (ПЦР нәтиҗәсенә бәйсез рәвештә):
өйдә калыгыз, «122» бердәм хезмәтенә яки поликлиникагызның кол-үзәгенә шалтыратыгыз, табиб чакырыгыз. Хәл начарайган очракта, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Covid вирусына биргән анализ уңай булганда һәм авыру билгеләре күзәтелмәгәндә дә гамәлләр шул ук.
Бала авырган очракта нишләргә?
Баланы өйдә калдырыгыз, мәктәпкә яки балалар бакчасына җибәрмәгез. Бер генә очракта да үзлегегездән дәвалану белән шөгыльләнмәгез! «122» бердәм хезмәтенә яки консультация алу өчен поликлиникагызның кол-үзәгенә шалтыратыгыз. Медицина хезмәткәрләренең киңәшләрен төгәл үтәгез. Баланың хәле начарайган очракта ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Баланы антибиотиклар белән мөстәкыйль дәваларга кирәкми!
Эвилена Киселева репортажын Лилия Гәрәева тәрҗемә итте.