Караҗиләк (черника) һәм күк җиләк (голубика) флавоноидларга иң бай җиләкләр булып санала. Ягъни, аларда организмдагы иң мөһим ферментларның актив эшләтә торган матдәләр бик күп.
Ләкин белгечләр караҗиләкне һәм нарат җиләген (брусника) иң файдалысы дип саный. Чөнки аларны үстергән вакытта зарарлы химик ашламалар кулланылмый, дип яза “Российская газета”.
- Начар культивацияләнә торган җиләкләр күпкә файдалырак. Мәсәлән, хәзер бакча җиләген бөтен җирдә үстерәләр һәм мул уңыш артыннан куып аның сыйфат ягы аксый. Аның кыяфәте матур, исе дә тәмле. Әмма аның тәме һәм химик составы гади, нормаль җиләкнекеннән аерыла”, - дип аңлатма биргән РИА Новостига табиб-гастроэнтеролог Владимир Пилипенко.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб Елена Ливанцова әйтүенчә, яхшы җиләк фолий кислотасына, магнийга, бакырга һәм С витаминына бай була. Мондый җиләкләрне даими ашау йөрәккә һәм нерв системасына уңай йогынты ясый. Һәм бу татлы ризыкны диабет белән авыручыларга да ашарга мөмкин.
- Җиләк ашаганнан соң канда шикәр күтәрелми. Шуңа күрә аны шикәр диабеты белән авыручыларга да кулланырга була, - дип аңлаткан Елена Ливанцова.