news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар Децл үлеменең сәбәбе йөрәк түгел дип фаразлый

Табиблар Децл үлеменең сәбәбе йөрәк түгел дип фаразлый

news_top
Табиблар Децл үлеменең сәбәбе йөрәк түгел дип фаразлый
Рэпер Децлның үлем факты буенча экспертиза дәвам итә, музыкантның гомере ни сәбәпле өзелүе әлегә билгеле түгел, дип хәбәр иткәннәр Интерфакска Тикшерү комитетының Удмуртия идарәсендә.
  • 35 яшьлек музыкант 3 февраль төнендә Ижауда төнге клубтагы концертыннан соң кисәк үлгән. Беренче фаразлар буенча, аның йөрәге туктаган. Әмма табиблар бу фаразны расламый.
Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы үткәрелә, аның күпме дәвам итәчәге билгеле түгел.

Интерфакска билгеле булганча, кичә мәетне ярганнар, әмма үлем сәбәбен тапмаганнар. "Үлемгә китерерлек сәбәпләр табылмады. Тәне дә җәрәхәтсез, йөрәге дә нормада булган кебек", - дигән журналистларга хәбәрдар чыганак.

Чыганак сүзләренчә, үлемгә китергән сәбәп дип йөрәк патологиясен атап булмый. Җырчы наркотиклардан үлгән дигән мәгълүмат да расланмаган. "Әлегә әйтеп булмый. Агулануга китерергә мөмкин булган барлык матдәләрне дә алдык, әмма әлегә берни дә табылмады", - дигән ул. Экспертизалар Ижауда тагын ике көн дәвам итәчәген дә әйткән.

Децл үлгән төнге клубта булган кешеләрне наркотик матдәләргә тикшергәннәр. Бу клубта стандарт процедура санала икән.

Музыкантның мәете әлегә Ижауда кала бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар