Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Табиблар да шаккаткан": 22 яшьлек хатын "русалка" рәвешендәге бала тудырган

"Табиблар да шаккаткан": 22 яшьлек хатын "русалка" рәвешендәге бала тудырган

news_top_970_100
"Табиблар да шаккаткан": 22 яшьлек хатын "русалка" рәвешендәге бала тудырган
Һиндстанда Уттар-Прадеш штатындагы Лакхимпур-Кхери округында 22 яшьлек кыз сиреномелия авыруы - русалка синдромы булган бала тудырган. Баланың аяклары бер-берсенә ябышып үскән. Нарасый туганнан соң бер сәгатьтән вафат булган. Бу турыда Тhe Times of India басмасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

Табиблар нарасыйның кызмы, малаймы икәнен дә ачыклый алмаган.

Мондый аномалия бик сирәк очрый. Русалка-балалар тугач та, берничә тәүлек яшәгән берничә очрак кына теркәлгән. Алар барысы да соңрак үлгән.

Һиндстандагы бу очракта бала тудыру процессы нормада булган. Сабыйның җитди авыру булуын күреп, табиблар да шаккаткан. Алар яңа туган баланы тиз арада башка хастаханәгә күчерергә киңәш иткән. Ләкин сабый бер сәгатьтән үлгән.

Русалка синдромы булган бала Һиндстанда 2018 елда да туган булган. Сабый туганнан соң, берничә минуттан үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100