Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар: «Чикләүләр үтәлсә, эпидемиологик сезон март ахырына тәмамланачак» 

Татарстанда омикрон-штамм акрынлап «дельта» ны кысрыклый. Бу — җиңел сулар өчен сәбәп була аламы? Эпидемиологик вазгыять тулысынча кайчан тотрыкланачак, ковид китереп чыгарган нәтиҗәләрдән коткарырмы? Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, ФСС һәм Росздравнадзор вәкилләре фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Табиблар: «Чикләүләр үтәлсә, эпидемиологик сезон март ахырына тәмамланачак» 
Салават Камалетдинов фотосы

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы кабул итү үзәгендә оештырылган туры эфир коронавирус вазгыятенә багышланды. Бүгенге кәндә коронавирус белән бәйле хәлләр турында республикадагы берничә ведомство белгечләре сөйләде. Инстаграмдагы туры эфир гражданнарны сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча кабул итү атнасына старт бирде.

«Омикрон» әкренләп сезонлы инфекциягә әйләнә бара

Бүгенге көндә Татарстанда «омикрон» штаммы тарала. «Хәзер авыручыларның 90 проценты „омикрон“ нан чирли һәм авыру очракларының бары 10 процентына гына „дельта“ сәбәпче», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авыру 95 процент очракта диярлек ОРВИ кебек уза. «Омикрон» расланган алты кеше хастаханә шартларыннан башка дәвалап була торган пневмония белән авырды. 14 очракта «омикрон”ны симптомнарсыз уздырганнар.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, «омикрон» акрынлап гадәти сезонлы инфекциягә әверелә бара. Әмма бу штаммны йоктыру тизрәк бара, зарарланганнан соң авыру билгеләре өченче-бишенче көнгә барлыкка килә. Симптомнарга зур игътибар бирмәгәнгә, авырган кешенең туганнары һәм якыннары зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә гамәлдәге барлык Covid-кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

«Кабатлап әйтәбез, кискен респиратор авыру билгеләре булган очракта, кешеләр өйләрендә калырга тиеш, чөнки алар чир йоктыра ала. Тагын бер кат ассызыклап китәм, инфекция зыянсыз түгел. Ул организмның иммун системасына җитди тәэсир итә, хроник авыруларның кискенләшүен китереп чыгарырга мөмкин», — диде эфирның модераторы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12нче санлы клиник хастаханәнең генераль директоры Рамил Әхмәтов.

Баш табиб әйтүенчә, 12нче хастаханәдә 50 койкага исәпләнгән ковид-бүлек медиклары «омикрон» штаммыннан үлем очракларының азрак булуы турында нәтиҗә ясаган, инфекция җиңел уза, дип әйтергә иртәрәк.

«Ковидтан саклану кагыйдәләре үтәлсә, эпидсезон март аенда тәмамланачак»

Татарстанда әкренләп яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими.

«Авырулар саны арту агымдагы елның гыйнварыннан башланды. Җиде атна дәвамында шактый күбәйде, көн саен дүрт мең очрак та, өч мең очрак та булды. Һәм хәзер — сигезенче атнада авыручылар санының узган җиде көн белән чагыштырганда 30 процентка кимүен күрәбез», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары.

Любовь Авдонина белдергәнчә, ковидтан мәҗбүри саклану чараларын үтәгән очракта, март уртасына-ахырына эпидемия сезоны ахырына якынлашыр дигән өмет бар.

«Һәм без, бәлки, кайбер чикләү чараларын йомшартырбыз, киметербез», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина коронавирус белән авыручы кеше белән элемтәгә кергән өчен 14 көнлек изоляцияне гамәлдән чыгаруларын искә төшерде. Мондый чикләү чарасы федераль дәрәҗәдә гамәлдә иде.

Депутат Рамил Әхмәтов, үз чиратында, республикада күптән түгел генә QR-кодларның гамәлдән чыгарылуын искәртте. Әмма бу гамәлдәге чикләүләр турында онытырга сәбәп түгел, дип ассызыклады ул.

Татарстанда 4 мең больничныйны дистанцион рәвештә биргәннәр

Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе вазыйфаларын башкаручы Фердинат Закиров хәбәр иткәнчә, Татарстанда ОРВИ билгеләре турында 122 номерына шалтырату нигезендә вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы белешмә бирү дәвам итә.

«27 февральгә дүрт меңнән артык больничный кәгазе бирелде», — дип билгеләде спикер.

Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Татарстанда ОРВИ симптомнары булган авыручылар медицина учреждениеләренә бармыйча гына больничный кәгазьләре алырга мөмкин.

Лонг-ковидтан котылу юлы

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-эпидемиологы Дмитрий Лопушов өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булганнарга аеруча сакланырга кирәк, дип аңлата. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус чирне җиңел формада кичерүчеләрнең дә барлык органнарына һәм сәламәтлек системасына йогынты ясый.

«Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында тирәнтен диспансерлаштыру программасы старт алды, ул короновирусның конкрет кешегә нинди йогынты ясаганын ачыкларга һәм бәяләргә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, катлаулы очраклар булса, дөрес билгеләнгән тернәкләндерү программасы, хәлне яхшыртып җибәрү терапиясе гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов.

Эпидемиолог Covid-19 йоктырмас өчен битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга һәм, әлбәттә инде, вакцинация кирәклеген искә төшерде.

«Без көн саен диярлек сәламәтлеге коронавируска каршы тора алмаган кешеләрне югалтабыз. Тулысынча йомшарту турында уйларга кирәк түгел», — дип өстәде ул.

 Саклану өчен прививка ясатырга кирәк. Татарстанда массакүләм вакцинация дәвам итә.

«Вакцинация ясаткан яки алты айдан кабат прививка ясаткан кешеләр авыр өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан күбрәк сакланган. Вафат булган кешеләрнең анамнезында прививкалары юк», — дип өстәде спикер.

Шулай ук Татарстанда яшүсмерләрне вакцинацияләү дә дәвам итә. Өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләренең өйләренә бригада чакырту мөмкинлеге бар.

 Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100