news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар Чаллыда танылган пластик хирургның гомерен саклап калу өчен көрәшә

news_top
Табиблар Чаллыда танылган пластик хирургның гомерен саклап калу өчен көрәшә

Чаллының танылган пластик хирургы Максим Шишкин авыр хәлдә Уфада реанимациядә ята. Табиблар аның тормышын саклап калу өчен көрәшә, дип яза «KazanFirst» басмасы.

Хирургның хәле турында мәгълүматны аның туганнары социаль челтәрдә язган. Алар хәбәр итәргә мәҗбүр булган, чөнки Чаллыдагы массакүләм мәгълүмат чаралары, Максим Шишкинның гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелгән, дип язган. Аның үлеме турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, дип ассызыклаган туганнары.

«Расланмаган һәм ялган мәгълүмат таратучы массакүләм мәгълүмат чаралары җаваплылыкны тулысынча үз өсләренә алачакларын аңларга тиеш. Теләкләрегез, тәкъдим ителгән һәм күрсәтелгән ярдәм өчен барыгызга да рәхмәт», – дигән хирургның туганнары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар